Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә тагын ике кеше мошенниклар “кармагына” эләккән

Февраль аенда районда банк карталарыннан акча урлауның ике очрагы теркәлгән: берәүнең – 19 мең сумнан күбрәк, икенче якташыбызның 10 мең сум акчасы “югалган”. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатканнар.

Гомумән, 25 февральдән 3 мартка кадәр район полиция бүлегендә 25 хәбәр кабул иткәннәр. 4 җинаять эше кузгатылган.

Бу чорда юл-транспорт һәлакәтләренең 5 очрагы теркәлгән - матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 55 очрагы ачыкланган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегәннәр.

Коронавирус йогышлы чирен профилактикалау максатындагы рейдлар барышында, бер атнада кагыйдә бозуларның 14 очрагы ачыкланган һәм беркетмәләр төзелгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев