Чирмешәндә киндергә охшаш үсемлекләр юк ителде
Полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге бер хуҗалыкта кыргый үсүче киндергә (конопляга) охшаш үсемлекләргә юлыканнар. Наркотиклы үсемлекләр юк ителгән, инде әлеге факт тикшерелә.
15-21 июльдә район полиция бүлегендә 29 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган. Коронавирус инфекциясен кисәтү максатындагы рейдлар барышында кагыйдә бозучыларга карата 16 беркетмә төзелгән.
Район юлларында бәла-казалар юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган. Ике кеше автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз Мордва Афонькәсе авылы янында калдырылган “Нива” комбайнына зыян салган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны үтенә. Иске Элмәледән берәү кич белән өенә килеп тавыш чыгаручыдан зарланган.
Гомумән, быелның узган алты аенда (гыйнвар-июнь) районда 111 җинаять теркәлгән, ягъни былтыргы шул чор белән чагыштырганда 38,8 процентка күбрәк.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев