Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә хокук саклаучыларны һәм хакимият хезмәткәрләрен укыталар

Район үзәк китапханәсе базасында хокук саклау органнары һәм дәүләт муниципаль структуралары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курслары - укулар оештырылды. Өч көнлек укуларга Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган. Алар алдында Казаннан килгән белгечләр чыгыш ясый. -Бу курсларның төп максаты - экстремизмга һәм террорчылыкка бәйле мәсьәләләр өлкәсендә хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру, -...

Район үзәк китапханәсе базасында хокук саклау органнары һәм дәүләт муниципаль структуралары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курслары - укулар оештырылды.

Өч көнлек укуларга Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган. Алар алдында Казаннан килгән белгечләр чыгыш ясый.
-Бу курсларның төп максаты - экстремизмга һәм террорчылыкка бәйле мәсьәләләр өлкәсендә хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру, - ди республика Фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге директоры урынбасары Ринат Патеев.- Шулай ук төрле ислам төркемнәренең идеологик һәм практик күренешләренең нечкәлекләре белән таныштыру да кирәк. Кызганычка каршы, районнар хакимиятләрендә һәм көч структураларында эшләүчеләргә дин төркемнәре эшчәнлеге турында белемнәр җитешми. Безнең семинар барышында әүвәл лекцияләр булачак, аннан соң практик дәресләр узачак.
Тест язучыларга курсларны үтү турында сертификат тапшырыла.
Район кунакларын район җитәкчесе Наил Зарипов та сәламләде. Ул бу курсларның мөһимлеге, милли мәсьәләләрнең актуальлеге турында да әйтеп узды.
-Без күпмилләтле районда яшибез. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып тормыш итәргә кирәк. Балаларда да үз милләте белән горурлык, башка милләт кешесенә хөрмәт тәрбияләү зарур, - дип билгеләде район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined