Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең шкатулкасын урлап чыкканнар

21-27 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул иткәннәр.

01 Узган атнада районда ут белән бәйле бәла-казалар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 21-27 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Полициянең участок уполномоченныйлары 5 административ беркетмә төзегәннәр.

Лагерка авылы кешесе өен тышлау өчен 35 мең сум беренчел акча түләп куйсада, бүгенге көнгә кадәр эш башкарылмаган һәм аңа акчасын да кайтармаганнар. Зыян күрүченең полициядә шул хакта гаризасы бар.

Билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең, төнлә өенә кереп, шкатулкасын урлап чыкканнар.

Төнге тикшерү барышында “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең машина-трактор паркында (Иске Үтәмеш авылы) һәм кадетлар мәктәп-интернатында төнге сак булмавы ачыкланган, ә Техническая урамындагы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта баганаларда утлар янмаган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту теркәлгән.

5 кеше салкын тидергән, инсульт белән авырган бер якташыбызны Әлмәт шәһәренә больницага озатканнар, 2 кеше көнкүрештә имгәнү алган. Күпчелек чакыртулар - хроник авырулар янына.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 37 заявка үтәгәннәр. Бу хакта әлеге хезмәт диспетчерлыгыннан белештек.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев