Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең банк картасыннан 30 мең сум акча урлаганнар

14 нән 20 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән, алты җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада Чирмешәннең 135 нче янгын частена һәм 73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына янгыннар хакында хәбәрләр кермәгән.

02 14 нән 20 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән, алты җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында материаль зыян белән алты авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган.

Иске Сережкино авылында яшәүче бер ханымнан, Чирмешәндә Кара Чишмә кешесенең  көч кулланып, аны машинага утыртып һәм Кара Чишмә авылына алып кайтулары һәм  дүрт көн җибәрмичә торуы турында, гариза керә.

Югары Чегодай авылындагы бер хуҗаның бакчасыннан трактор чапкычы, күчерелмә генераторның тагылма агрегаты  һәм трактор өчен үзе ясаган көрәк “юкка чыккан”. Тикшерү бара.

Чирмешән кешесенең банк картасыннан билгесез зат 30 мең сумга якын акча урлаган.

Бер үк көнне  Чирмешәндәге бер кибеттән алкоголь продукциясен урлауның ике факты теркәлгән. Бурлар сәүдә үзәгенә 6 мең сумга якын зыян китергәннәр.

03 Узган шимбә – якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту булган.

Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның ике очрагы теркәлгән, бер кешедә миокард инфаркты булган. Өч кеше көнкүрештә җәрәхәт алып мөрәҗәгать иткәннәр. Чакыртуларның күп өлеше – хроник чирлеләр янына.

04 Район газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтүгә кагылышлы 45 заявка үтәгәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев