Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәү кибеттән 1280 сумлык сигарет урлаган

Полиция хезмәткәрләре коронавирус чирен кисәтү максатында үткәрелгән рейдлар вакытында 9 гражданга карата административ беркетмә төзегәннәр. Гаеплеләргә штраф җәзасы бирелгән.

11-17 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 45 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Ике машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткәннәр.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре тарафыннан 22 административ беркетмә төзелгән.

Билгесез адәм бер райондашыбызның -  хатын-кызның банк картасыннан 15 мең сум акчасын урлаган.

Полициягә хокук саклау органнарын ялган юлга этәрердәй ялган гариза язган район кешесен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Чирмешәндә кибеттән 1280 сумлык бер блок сигарет урлаган берәүгә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев