Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер хатын-кызның фотоаппаратын һәм кесә телефонын урлаганнар

7-13 майда Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән.

01 5 май көнне Иске Котыш авылында абзар янган. Янгын сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Белгечләргә Күтәмә авылы янында үләннәргә капкан ут сүндерергә дә барырга туры килгән.

Әлеге хәбәрләр Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан алынды.

02 7-13 майда Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында булган өч юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше имгәнгән. Ике автомашинага матди зыян булган. Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 55 очрагы ачыкланган. Ике кеше автотранспорт белән исерек килеш идарә иткәннәр.

Узган атнада бер җинаять эше кузгатылган: билгесез кеше Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның өеннән фотоаппарат һәм кесә телефоны урлап чыга. Матди зыян күләме – 9940 сум.

Ульяновка һәм Чирмешән авылларында гражданнарның ялына комачаулау хакында ике хәбәр кабул ителгән.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз икенче авылдагы хатын-кызны, гайбәт таратканы өчен җаваплылыкка тартуны сорап, полициягә гариза язган. Тагын бер хатын-кыз исә элеккеге иренә җәза бирүләрен үтенгән, ир-ат аны сүгенү сүзләре белән кимсеткән.

Узган атнада полиция хезмәткәрләре төнлә сак астында булган объектларны тикшергәннәр. Мәктәпләрнең берсендә сакчы – исерек, белем бирү учреждениесенең ишекләре һәм капкасы ачык булган. Кыскасы, нәрсә кирәк – кер дә ал.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 36 чакырту теркәлгән. Соңгы көннәрдә көнкүрештә имгәнүләр алулар ешайган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү һәм төзәтү буенча 35 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев