Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында яшәүче ир-ат пистолет саклаган өчен суд каршында җавап тотты

Түбән Кәминкәдә яшәүче Илһам Сафин законсыз корал саклаганы өчен, суд карары нигезендә, бер елга ирегеннән чикләнә. Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралганын барыбыз да белә мөгаен, ә инде кешедә законсыз корал саклануы ачыкланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Түбән Кәминкәдә яшәүче Илһам Сафин ун ел элек Күтәмә...

Түбән Кәминкәдә яшәүче Илһам Сафин законсыз корал саклаганы өчен, суд карары нигезендә, бер елга ирегеннән чикләнә.

Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралганын барыбыз да белә мөгаен, ә инде кешедә законсыз корал саклануы ачыкланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла.
Түбән Кәминкәдә яшәүче Илһам Сафин ун ел элек Күтәмә авылы янындагы буа тирәсендә пистолет табып ала. Коралны өенә алып кайтып, үзендә саклый. Агымдагы елны полиция хезмәткәрләре аның яшәү урынын тикшергәндә, шул пистолетны табып алалар. Коралны законсыз саклаган өчен җинаять эше кузгатыла. Район суды карары буенча Сафинның бер елга иреге чикләнәчәк.
Сүз уңаеннан, үзләрендә законсыз сакланган коралны ирекле төстә тапшыручылар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы район суды