Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында полицейскиларга эш бар

Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.

Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана икән.

Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.

Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча беркетмәләр р төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде.

Апрель аеның беренче атнасында район үзәгендә урамда йөрүчеләр дә, автомобильләр саны да бик аз иде, бүген исә урамнарда хәрәкәт артты.

Бу хакта район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов белән әңгәмә кордык.

-Президент карары нигезендә, районда да патрульлек эшен активлаштырачакбыз. Полиция бүлекчәсендә берничә мобиль төркем оештырылды, алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр. Хезмәткәрләребез тарафыннан район үзәгендә патруль рейдлары оештырыла, алар урамда очраган кешеләрнең белешмәләрен - пропускларын тикшерәләр, якташларыбызга карантин таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык хакында аңлаталар, - ди Хәлил Шәфыйгулла улы. – Чикләү өзлексез эшләүче оешмаларга, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе учреждениеләренә, азык-төлек сату кибетләренә һәм даруханәләргә кагылмый. Өйдән чыгарга рөхсәт барлыгын эш бирүчедән белешмә алып расларга мөмкин. 

Үзизоляциядә утыручыларга якын-тирәдәге даруханәгә, азык-төлек кибетләренә, якында урнашкан контейнерларга чүп ташларга, йорт урыныннан 100 метр ераклык радиусында йорт хайваннарын урамга алып чыгу, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта тору урыныннан чыгу рөхсәт ителә. Өлкәннәрдән башка урамда йөрүче балаларның әти-әниләренә карата чаралар күреләчәк.

Бүген районда карантинда торучы кешеләр юк, ләкин башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән кайтучылар шактый. Полиция хезмәткәрләре андыйларны да контрольдә тоталар.

Бу көннәрдә ЮХИДИ бүлекчәсе белгечләренә рейдларга еш чыгарга туры килә.

-Район үзәгеннән чыгу юлларында даими постлар булмаса да, юл инспекторлары да, башка хезмәткәрләр кебек үк, югары әзерлек режимында эшлиләр. Инспекторлар юлларда машиналарны туктаталар, машина йөртүчеләрнең юлга ни сәбәпле чыгуларын тикшерәләр, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

Полиция машиналары көн саен район үзәге урамнарын да йөреп чыгалар, тавыш көчәйткечләр аша чирмешәнлеләрне өйдә калырга һәм авыруны кисәтүнең гади чараларын үтәргә өндиләр.

Авылларда да әлеге мәсьәләгә җитди караш. Аларда тәртип өчен участок инспекторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары җаваплы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев