Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике атна эчендә ике торак йортта янгын чыккан

4-18 июньдә район полиция бүлекчәсендә 48 хәбәр кабул ителгән.

01 10 июнь көнне Иске Кади авылында торак йортта янгын чыккан. Ут 20 квадрат метр мәйданга зыян салган. Ә 17 июнь көнне, электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпле, Югары Чегодайда өйгә ут капкан. “Кызыл әтәч“ торакның агачтан ясалган өлешен юк иткән. Болар хакында Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан белештек.

02 4-18 июньдә район полиция бүлекчәсендә 48 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 30 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бишесе - да матди зыян белән, икесендә имгәнүчеләр булган.

Полиция хезмәткәрләре ике атна эчендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 263 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 3 машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Авылдашының, өенә тәрәзә аша кереп, 15 мең сум акчасын урлап чыккан Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Билгесез адәмнәр Сосновка авылындагы ферма бинасындагы электр кабеленә кул сузганнар, матди зыян күләме 2100 сум.

Сөлчә елгасыннан законсыз рәвештә балык тоткан өчен, Иске Котыш авылы кешесе закон каршында җавап тотачак.

Чирмешәннән бер хатын-кыз интернеттагы Вконтакте челтәрендә Илона исеме белән теркәлгән мошенник “кармагына“ эләгә һәм 22 мең сум акчасыннан колак кага.

Район үзәгендә һәм авылларда узган Сабан туе бәйрәмнәрендә тәртип бозулар теркәлмәгән.

03 Узган ялларда – 15, 16, 17 июньдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 42 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына. 6 кеше көнкүрештә имгәнү алган, “Ашыгыч ярдәм“гә янгынга, юл-транспорт һәлакәтенә дә барырга туры килгән. Фельдшерлар бригадасы район үзәгендәге Сабан туе мәйданында да дежурлык итте.

04 Узган ике атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 64 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X