Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер атнада ике мунча янган

1-7 апрельдә район полиция бүлекчәсенең  кизү частенда 25 хәбәр кабул  ителгән.

01 5 апрель көнне  Урманасты  Үтәмеш авылында мунча янган.  Шундый ук хәл 8 апрель  иртәсендә Лашман  авылында да була.  135 нче Чирмешән янгын частеннан белешүебезчә, ике очракта да ут чыгуның  сәбәбе – мичләрне файдалануда янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга  сукмау. ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым  постына исә хәвефле хәбәрләр  кермәгән.

02 1-7 апрельдә район полиция бүлекчәсенең  кизү частенда 25 хәбәр кабул  ителгән.

Район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда автомашиналарга гына зыян килгән: имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен  бозуның 63 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм  полициянең  башка хезмәтләре  тарафыннан  10 административ  беркетмә төзелгән.

Хезмәт вазыйфаларын башкаручы полиция хезмәткәренең  законлы таләпләренә буйсынмаганы, аны  сүз белән кимсеткәне һәм физик каршылык күрсәткәне өчен, Чирмешән  кешесенә карата административ  беркетмә төзелгән. Әмма аңа әле тагын җинаять  җаваплылыгы  да яный.

Шулай ук бер чирмешәнленең, быелның март аенда кеше йортыннан телевизор урлап чыгу гаебен танып, полициягә килү беркетмәсе нигезендә тикшерү бара.

Районда “Контрафакт”, “Призывник”, “Купюра”, “Мобильник” оператив-профилактик операцияләре дәвам итә.

03 Узган  шимбә,  якшәмбе көнне ашыгыч медицина  ярдәме хезмәте белгечләрен  35 тапкыр  чакыртканнар.  Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә,  чакыртуларның  күпчелеге  кан басымы чирләреннән интегүчеләр һәм хроник авырулар янына булган.  Көнкүрештә җәрәхәт алуның берничә  очрагы теркәлгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары  бер атнада газ  җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле 43 заявка үтәгәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X