26 марттан 1 апрельгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 15 хәбәр кабул ителгән.

01 Март аеның соңгы атнасында Чирмешәнннең 135нче янгын сүндерү частена һәм ПСЧ-75 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган. Коткаручыларга юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килмәгән.
02 26 марттан 1 апрельгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 15 хәбәр кабул ителгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 19 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда автомашиналарга зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүчесе автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен тоткарлаганнар.
Нагорный поселогыннан бер ир-ат үзе белән бергә яшәүче хатын-кызны кыйнаган өчен җавап бирәчәк.
Районда 27 мартта башланган “Сак булыгыз! Мошенниклар“ дип аталган комплекслы оператив-профилактик акция дәвам итә.
03 Үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтен 36 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 7 очрагы теркәлгән. Берәү көнкүрештә җәрәхәт алган. Һәрвакыттагыча йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар янына чакыртулар күп булган.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 33 заявка үтәгәннәр.
Фото Кадыра Гумерова
Нет комментариев