Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 13 капчык көнбагыш төягән "Лада" автомашинасы туктатылган

7 – 13 октябрь көннәрендә полициянең район бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр теркәлгән.

01 Узган атнада янгын сүндерүчеләргә ут ччыгу хакында ике хәбәр кергән. 7 октябрьдә алар Чирмешәндә ут капкан мунчаны сүндергәннәр, 12 октябрьдә Түбән Кармалкада вагончыкта урнашкан кибет яна башлаган.

02 7 – 13 октябрь көннәрендә полициянең район бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр теркәлгән.

Район юлларында материаль зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 83 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче аек булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Участок инспекторлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.

8 октябрьдә Бәркәтәдә Түбән Абдул кешесе идарә иткән “Лада” автомашинасы туктатылган, ул документлардан башка 13 капчык көнбагыш төягән булган. Тикшерү бара.

Полициягә Чирмешәндә яшәүче бер ханымнан мунчадан алюмин флягын урлау турында гариза кергән.

Чирмешәндәге бер кибеттән әлегә ачыкланмаган зат 7 мең сумнан күбрәк акчага товар урлаган.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә 34 чакырту кергән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 6 очрагы теркәлгән. Көнкүрештә имгәнүләр алучылар да бар. Күпчелек чакыртулар – йөрәк авырулылар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 30 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һүм төзәтү белән бәйле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев