Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы кешесенең 170 мең сум акчасын урлаганнар

Соңгы вакытларда мошенникларның активлашуы турында газетада кат-кат яздык. Һәм менә тагын шундый бер хәл – районда яшәүче берәүнең банк картасыннан 170 мең сум акча урлануы хакында җинаять эше кузгатылган.

18 марттан 24 мартка кадәр чорда район полиция бүлегенең кизү частена 22 хәбәр килгән. Ике җинаять эше кузгатканнар.

Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагын теркәгәннәр.

Коронавирус инфекциясен йоктыруны кисәтү буенча рейдлар барышында полиция хезмәткәрләре кагыйдәләр үтәлмәүнең 15 очрагына юлыкканнар һәм беркетмәләр төзегәннәр.

Районның ике кешесе үзләренә тән җәрәхәтләре ясалу хакында полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Алар буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X