Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән полиция бүлекчәсенә эшчәнлеген яхшыртырга кирәк

Район полиция бүлекчәсендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә үтте. Эшләренең төп күрсәткече – район территориясендә җинаятьчелек очракларының кимүе.

2018 нче елда теркәлгән барлык җинаятьләр саны аннан элеккеге ел белән чагыштырганда 35 процентка (232 дән 150 гә), әйтик, авыр, җенси нигездәге җинаятьләр,  талаулар саны, шул ук вакытта җинаятьләрне ачу күрсәткече дә кимегән һәм ул 61 процент (2017 елдагыдан 16 процентка азрак) тәшкил итә. Докладта билгеләп үткәнчә, аеруча милек урлау белән бәйле җинаятьләрне ачу күрсәткече начарайган.

Урлаулар, милеккә зарар китерү һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләр саны арткан.

Ел дәвамында иң күп җинаятьләр Бәркәтә (нигездә урлау)  һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә (автотранспорт куып китү, законсыз ау, транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итү) теркәлгән.

Жыелышта һәр бүлек эшчәнлегенә анализ ясап, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләренә кагылышлы җитешсезлекләрне дә билгеләп үттеләр. Җинаятьләр эзләү, участок инспекторлары, наркотиклар (узган елны җинаятьләр эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре наркотик матдәләрне законсыз әйләнеше өлкәсендә бер җинаять ачыклаганнар) һәм законсыз корал әйләнешенә контрольлек итү, элеккеге җинаятьләрне ачу буенча һәм башка кайбер юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру, көчәйтү таләп ителә, диелде утырышта.

Полиция бүлекчәсенең эшчәнлегендә  икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү системасын яхшырту төп юнәлешләренең берсе булып тора. Былтыр районда икътисади характердагы 8 җинаять теркәлгән, шуларның 4 се вазифаи затлар тарафыннан бюджет акчасын урлау һәм юл инспекторына ришвәт бирү белән бәйле. 6 эш буенча тикшерү төгәлләнеп, судка җибәрелгән.

Яшүсмерләргә карата кузгатылган җинаять эшләре кимегән. Теркәлгән өч җинаятьнең икесе Самара өлкәсеннән кайткан яшүсмерләр тарафыннан кылынган. Шулай ук районда исерек килеш кылган җинаятьләр дә азая бара икән.

Полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов киңәшмәгә йомгак ясап, хезмәткәрләренә кимчелекләрне бетерерү юнәлешендә тырышыбрак эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев