Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Быелның узган 5 аенда Чирмешән район территориясендә 28 урлау очрагы теркәлгән

Шуларның 10 сында угрылары ачыкланмаган.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, бу 10 җинаять сакланмаган объектларда башкарылган, я урланган әйберләр бөтенләй кырда яки урамда караучысыз калдырылган булган. Шуның ише угрылык очраклары шактый зур матди зыян китерә. Караклар, терлекләрдән кала, бәяләре йөзәр мең  торучы кыйммәтле җиһазларга да кул сузалар.

Полиция хезмәткәрләре биналарга керү режимы таләпләренең үтәлешен белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында гына түгел, төнге сак белән тэәмин ителгән башка оешмаларда да тикшерә.

Каравылчылар һәрвакыт диярлек үз эш урыннарында булалар һәм аларга карата дәгъвалар юк. Полициядә бу яктан 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләренең, Ульяновка һәм Утыз Имән мәктәпләренең, “БИА АГРО“ объектларындагы эшчәнлекне аеруча уңай бәялиләр.

Шул ук вакытта Шешминка авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында тикшерү барышында тракторларның, авыл хуҗалыгы тагылма машиналарының һәм аларга запас частьләрнең тотып алынмаган, яктыртылмаган территориядә саклануы ачыкланган. Техникаларның кабиналары бикләнмәгән, хәтта кабызу ачкычларына кадәр - урынында. Терлекләр урамда караучысыз йөри. Моның нәтиҗәсе дә озак көттерми – күптән түгел әлеге КФХ вәкиле полициягә запас частьләр һәм аккумуляторлар урлануы хакында мөрәҗәгать итте. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылды.

Шундый тикшерүләр вакытында, урланган әйберләрнең еш кына әлеге хуҗалык яки оешма балансында тормавы ачыклана, аларның исәбен алып бару документлары юк. Милеккә шундый мөнәсәбәт булгач, хокук сакчыларында үзеннән-үзе сорау туа: ә урлау очрагы чыннан да булдымы икән соң?

Һәм тагын. Урлаулар хакында гаризалар еш кына соңга калып бирелә. Ә бу үз чиратында җинаятьләрнең ачуны кыенлаштыра.

Полиция хезмәткәрләре кабат искәртә - барлык объектлар ышанычлы са сакланырга тиеш.

фото Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев