Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Быел Чирмешән районында 23,5 литр алкогольле эчемлек законсыз әйләнештән алынган

2021 нче елның дүрт аенда (гыйнвар-апрель) районда 23,5 литр алкогольле эчемлек законсыз әйләнештән алынган, узган ел бу чорда әлеге күрсәткеч – 3,25 литр.

Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре дүрт айда 143 тикшерү чарасы үткәргән: аларның 112 се - автотранспортларны, 31е - сәүдә нокталарын тикшерү белән бәйле, дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә 15 тикшерү оештырылган. Быел алкоголь әйләнеше системасында административ хокук бозуларның 5 очрагы ачыкланган. Шулай ук 2021 елда мондый закон бозу белән бәйле бер җинаять эше дә кузгатылган.

-Әлеге юнәлештә эшне җанландыру зарур. Әлбәттә, монда полиция хезмәткәрләренә халыкның, авыл җирлекләре җитәкчеләренең һәм башка хезмәтләрнең ярдәме дә таләп ителә, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

Алкоголь, спиртлы эчемлекләр сатуга кагылышлы закон бозулар хакында “Халык контроле” дәүләт порталына да хәбәр язарга мөмкин. Факт расланган очракта, хәбәр салучыны акчалата бүләкләү дә каралган.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев