Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәркәтәдә машина куып китүчегә 20 мең сум штраф салынды

Әлмәт районында яшәүче 24 яшьлек Андрей Вахрамеев аек булса, мөгаен, машина куып китмәс иде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда һәр өченче җинаять исерек хәлдә кылына. "Монолит" җәмгыятендә эшләүче Вахрамеев хезмәттәшләре белән Бәркәтә авылында бер йортта вакытлыча яши. Агымдагы елның май аенда төнге сәгать унбердә ул, исерек хәлдә, хезмәттәшенең куртка кесәсеннән "Ниссан...

Әлмәт районында яшәүче 24 яшьлек Андрей Вахрамеев аек булса, мөгаен, машина куып китмәс иде.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда һәр өченче җинаять исерек хәлдә кылына.
"Монолит" җәмгыятендә эшләүче Вахрамеев хезмәттәшләре белән Бәркәтә авылында бер йортта вакытлыча яши. Агымдагы елның май аенда төнге сәгать унбердә ул, исерек хәлдә, хезмәттәшенең куртка кесәсеннән "Ниссан Альмера" ачкычларын яшертен генә алып, йорт каршында гына торган шушы автомашинага утырып китә.
Иртә белән эшкә барырга дип чыккан машина йөртүче, эш автомобилен җимерелгән килеш күрә һәм полиция бүлекчәсенә хәбәр итә.
Җинаятьчене озак эзләргә туры килми, Андрей Вахрамеев үз гаебен шунда ук таный. Чирмешән район суды аңа 20 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Штраф суд