Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәркәтәдә берьюлы – ике мәет

1-7 февральдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул иткәннәр.

01 Февраль аеның беренче атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узды. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр кермәгән.

02 1-7 февральдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул иткәннәр.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре административ хокук бозган 6 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында булган ике юл-транспорт һәлакәтендә автомашиналарга зыян килгән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 77 очрагы ачыкланган.

6 февраль көнне Бәркәтә авылында, өе верандасында үтерелү билгеләре булган олы яшьтәге хатын-кыз мәете табыла, ә аның шушы адрес буенча яшәүче улы, мунчада асылынып үз-үзенә кул салган. Әлеге хәл тикшерелә.

Чирмешәнленең өеннән 7000 сум акчасы урланганнар. Моны эшләгән хатын-кыз үз гаебен танып полициягә килгән.

03 Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә үткән ялларда 40 хәбәр кабул ителгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, бер кеше инсульт кичергән, ике кеше көнкүрештә имгәнү алган, өч якташыбыз ОРВИ белән авырган. Медицина белгечләре юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар, шөкер, анда имгәнүчеләр булмаган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 52 заявка үтәгәннәр. Белгечләр газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү эшләре башкарганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев