Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларның сайтларда теркәлмәве хәерле

Кызыбызның ВКонтакте сайтындагы битенә кереп ялангач ир-ат фотосы урнаштырганнар һәм аны дусларына таратканннар. 11 яшьлек бала шундый эшне үзе эшли алмый. Балабызга бик зур стресс булды. Моны эшләүчеләрне ачыклау мөмкинме, аларга берәр җәза каралганмы? Сания. Бу бик четерекле сорау. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен район прокуроры Фаил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек....

Кызыбызның ВКонтакте сайтындагы битенә кереп ялангач ир-ат фотосы урнаштырганнар һәм аны дусларына таратканннар. 11 яшьлек бала шундый эшне үзе эшли алмый. Балабызга бик зур стресс булды. Моны эшләүчеләрне ачыклау мөмкинме, аларга берәр җәза каралганмы?
Сания.

Бу бик четерекле сорау. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен район прокуроры Фаил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде: "Мондый хәл булганда безгә мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга мөмкин. Сайттагы биткә порнографик, оятсыз сурәтләр, экстремизм, терроризм, нацист символикасы булган рәсемнәр куйган очракта, аларны кем урнаштыруы тикшерелә, гаепле җавапка да тартыла. Районда шундый берәүгә штраф салынды. Иң яхшысы - бәләкәй балаларга сайтларда теркәлмәскә. Әти-әниләргә киңәшебез шул."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайт