Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авыру әтисен кызганмаган

Әтисен кыйнап үтергән өчен, Чирмешәндә яшәүче Сергей Сурковны район суды 9 ел да 2 айга кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кылды. Фаҗига үткән елның ноябрь аенда була. Бу көнне 37 яшьлек Сергей әти - әнисе өендә дуслары белән кәеф - сафа корып утыра. Улларының кырыс холыклы һәм каты...

Әтисен кыйнап үтергән өчен, Чирмешәндә яшәүче Сергей Сурковны район суды 9 ел да 2 айга кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кылды.


Фаҗига үткән елның ноябрь аенда була. Бу көнне 37 яшьлек Сергей әти - әнисе өендә дуслары белән кәеф - сафа корып утыра. Улларының кырыс холыклы һәм каты куллы булуын белгән ата - ана яшьләргә сүз әйтми. Кичен Сергей дусты белән аракы эзләргә чыгып китә, улының чираттагы кыйнавыннан качып, ана кеше дә төн кунарга дус хатынына юнәлә. Шулай итеп өйдә Сергейның әтисе - соңгы вакытларда урын өстендә генә ятучы, каты чирле йорт хуҗасы гына кала.

Юлдан язган улы ярты төн узгач кына кайтып керә. Әтисенең бәдрәфкә чыгуда ярдәм соравын ишеткәч, ул аны, ачуы чыгып, бик каты кыйнап ташлый.

Иртән килгән туганнары ашыгыч ярдәм чакырта, ләкин соң була инде.

С.Сурковка РФ Җинаятьләр Кодексының 111 маддәсе, 4 өлешендә каралучы (ярдәмгә мохтаж хәлдәге кешенең сәламәтлегенә, соңрак аның үлеменә китергән авыр зыян салу) гаепләү белдерелә. Алдагы елларын аңа колониядә үткәрергә туры киләчәк.

Евгений Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Әтисен кыйнап үтергән