Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Андреевкада яшәүче ике кеше клубка балта тотып килгәннәр

Андреевка авылыннан ике кешегә, урлашканнары өчен, мәҗбүри эшләр рәвешендә суд җәзасы бирелгән.

Беркөнне, кич белән, 32 яшьлек Ренат Сафиуллин һәм авылда теркәлмичә яшәүче 25 яшьлек Вячеслав Кремков спиртлы эчемлек белән сыйланалар. Күрәсең, “яшел елан“ аларны җинаятькә этәрә дә инде, югыйсә икесе дә элек хөкем ителгән кешеләр түгел. Балта һәм монтировка алып, егетләр бу вакытта ишегенә йозак эленгән авыл клубына юнәләләр. Алар йозакны ватып, ут кабелен өзәләр һәм электрдан эшли торган 14 мең сумлык мич урлап чыгалар.

Һәм менә нәтиҗә. Ренат Сафиуллинга – 320, Вячеслав Кремковка 300 сәгать бушлай эшләргә туры киләчәк. Әлеге эшләрне җинаять-үтәтү инспекциясе белән җирле үзидарә органнары билгели.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев