Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәннең төньяк урамнарына хат ташучы кирәк

Газета укучыларга бу сорауны еш бирәбез, аларның фикерләрен белергә телибез. Сүз дә юк, район үзәгенең бүгенгесен элеккеге белән чагыштырырлык та түгел, ул нык матурайды, яшәү шартлары сизелерлек яхшырды. Әмма төрле кеше төрлечә уйлый, бәяли. Әйдәгез, бу сорауга кабат бергәләп җавап эзлик әле: бүген Чирмешәнгә нәрсә җитми?

Кадыйр Гомәров: - Авылның өске ягында, төньяк урамнарда канализация челтәре ясасыннар иде.

Җәмилә Миндубаева: - Район үзәгендәге төп юллар шома, яхшы, ә менә кечкенә урамнарда бу юнәлештә эш бар. Безнең Заречная урамының чишмәгә керү юлы бик начар. Чишмә суыннан файдаланучылар бик күп. Чишмә үзе дә ремонт сорый.

Фаяз Нуруллин: - Райондагы эшсезлек проблемасын хәл итү өчен җитештерү предприятиеләре кирәк. Әйтик, кечкенә генә бер тегү цехы ачылса, берничә кеше булса да эшле булыр иде. Нәрсәдер тектерү, ремонтлату өчен кая барырга белми халык.

Ольга Прокопьева: - Без авыл кырыенда ук, Һади Такташ урамында яшибез. Урамның өске ягында вак таш түшәлгән булса да, безнең якта юл юк, язгы, көзге пычракларда бик уңайсыз.  Һади Такташ, Габдулла Тукай, Муса Җәлил урамнарында яшәүчеләрнең күпчелеге яшьләр, балалар да аз түгел. Шул якта берәр балалар мәйданчыгы ясасалар да яхшы булыр иде.

Айгөл Зиһаншина: - Район үзәгенең көньяк өлешендә, яңа урамнарда яшәүчеләрне юлсызлык проблемасы борчый. Кол Гали урамында, мәсьәлән урам яктырткычлары юк, көз айларында аеруча караңгы.

Миләүшә Мостафина: - Төньяктагы яңа урамнарда хат ташучы юк, шуңа газета-журналларга да языла алмыйбыз, түләү квитанцияләрен дә эзләп алырга туры килә. Бу якларга бер кибет тә кирәк. Аннан соң, Элемтәчеләр урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр, кырдан барганда, бик караңгы, бер яктырткыч та юк. Кыш айларында, кар күбрәк яуса, эшкә дә соңга калырга була. Юл чистартучылар безнең урамнарга бик соң килеп җитә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев