Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр, сез спорт белән дусмы?

Тормышта иң кадерле нәрсә — сәламәтлек, чыннан да, ул - кеше бәхетенең нигезе. Ә сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Билгеле, спорт белән дус булырга кирәк. Чирмешәнлеләр спорт белән дусмы соң?

Рузилә Мортазина (23 яшь): - Спортны яратмыйм дип әйтә алмыйм. Атнасына ике тапкыр зумба-фитнес түгәрәгенә барам. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам.

Айбулат Шәфыйков (11 яшь): - Төрле спорт түгәрәкләренә йөрим. Аеруча ату түгәрәгендә яратып шөгыльләнәм. Беренче генә ел йөрсәм дә, күрсәткечләрем яхшы.

Әсхәт Дәүләтшин (58 яшь): - Инде олыгаеп барсам да, спорт белән даими шөгыльләнергә тырышам, сәламәтлек өчен файдасы күп. Җәен велосипедта йөрим, кышын – чаңгыда, буш вакытта бассейнга барып кайтам,  шулай ук стадионда да йөгерәм.

Владислав Миронов (28 яшь): - Аерым спорт төре белән шөгыльләнмәсәм дә, спортка уңай карыйм. Сәламәтлеккә файда булсын дип, машинаны калдырып җәяү йөрим.

Ләйсән Малая (37 яшь): - Спорт белән дуслашырга теләк булса да, вакыт җитми. Эштән кайткач балалар карап, өй эшләрен эшләп кич үтә дә китә. 

Александр Долгополов (65 яшь): - Яшь вакытта спорт белән бик дус идем, волейбол, футбол белән шөгыльләндем. Хәзер, олыгаелды шул, яраткан спорт командалары ярышларын телевизордан гына күзәтеп барам.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев