Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр коронавирус белән бәйле чикләүләрне аңлап кабул итә

Коронавирус чире таралуны кисәтү максатында, Россия Президенты Указы белән, 28 марттан 5 апрельгә кадәр илебездә эшсез атна, ял атнасы игълан ителде. Йогышлы чир белән бәйле чикләүләр уңаеннан район башкарма комитетының да карары бар. Халыкны, бик мөһим булмаса, өйдән чыгып йөрмәскә, чикләүләрне аңлап кабул итәргә, тәртипле булырга өндиләр. Бу ялларда без кайбер райондашларыбызга телефоннан шалтыратып хәлләрен белештек.

Алия Шәмсетдинова (Югары Кәминкә авылы): -Без, һич ялгансыз, барыбыз да өйдә генә утырабыз. Дүрт балабыз – берсен дә урамга, хәтта өй алдына да чыгармыйбыз. Ирем Ринатка эшеннән ял бирделәр. Әти дә мәчеткә бармый.

Үзем, медицина хезмәткәре буларак, бик кирәкмәсә, өйдән чыгып йөрмәскә икәнлеген яхшы аңлыйм. Табиблар әйткәнне, телевизордан белгечләр сөйләгәннәрне һичшиксез үтәргә кирәк: бу – уен эш түгел. Аларны тыңламыйча,  без үзебезне генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куябыз.

Дмитрий Белов (Чирмешән): -Чыгып йөргәнебез юк, өйдә генә. Белүемчә, күп дусларым, танышларым да шулай итә.  Алты яшьлек улыбыз, хатыным белән өйдә, телевизор карыйбыз, китап укыйбыз. Кунакка чакырмыйбыз, үзебез дә йөрмибез. Вакыты андый түгел. Хатынымның әнисе олы кеше, аны да чирдән сакларга кирәк.

Азык-төлек җитәрлек. Кибеткә ипигә, сөткә генә барабыз. Һәрберебез булдыра алган кадәр шулай саклансак, чиргә нык таралырга ирек бирмәбез дип уйлыйм.

Илшат Шакиров (Лашман авылы): - Эштән ял бирделәр. Улым белән өйдә генә утырабыз. Кулларны, кушканча, ешрак юып торабыз. Анда-монда йөрмибез, сакланмыйча булмый. Кибеткә дә сирәк чыгабыз. Он алып куйган идек, хатыным камыр ризыкларын өйдә пешерә.

Телевизордан юкка гына сөйләмиләр. Әнә Италиядә хәлләр нинди?! Ул бездә булмас дип кем әйтә ала?! Кушканнарны халкыбыз үтәсен иде. Телевизордан бер көнне чикләүләр вакытында Мәскәүдә халыкның шашлыкка чыгып күңел ачканын күрсәттеләр. Ис китәрлек хәл. Үзебезне, гаиләләребезне сакларга кирәк тә бит югыйсә. Халык бердәм һәм тәртипле булса гына коронавирус чигенер.

Вера Садыйкова (Чирмешән): -Мин эшкә йөрмим,  өйдә генә утырам. Башкалар да шулай итәргә тиеш дип саныйм. Халкыбыз өйдә утырсын, телевизор карасын, баласы белән уйнасын, тәмле пешерсен, ял итсен.  Мин чәчтараш булып эшлим, эшемне туктаттым. Кызларым шәһәргә чакырганнар иде. Ник анда-монда йөрергә? Киресенчә, өйдә  торып сакланырга кирәк.

Кибеткә йөрмим, азык-төлегем күп. Хәер, ике-өч көн ашауны кыса төшсәм, үземә яхшы, бераз ябыгырмын гына. Кибеттән  биш литрлы дүрт шешә су алып куйдым. Күбрәк яшел чәй эчәрмен. Мин позитив уйда. Бу чир чигенер дип өметләнәм. Ходайдан барлык кешенең дә исән-сау булуын сорыйм.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X