Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр кичке вакытны ничек уздыра?

Эштән арып-талып кайткач берәүләр өчен ял сәгате башланса, кайберәүләр, өй мәшәкатьләренә - “икенче сменага” керешә. Бушрак вакытын яраткан хоббига багышлаган кешеләр дә сирәк түгел. Ә сез кичләрегезне ничек үткәрәсез?

Екатерина Скворцова: - Кич белән вакыт бик тиз үтеп китә шул. Аш пешерү, савыт-саба юу белән төн җиткәнен сизми дә калам.

Әлфия Гайнуллина: - Кышын рәхәтләнеп сериаллар карыйм. Ә яз-көз бакча мәшәкате, телевизор каршында утырырга вакыт калмый.

Владимир Миронов: - Кичке вакытны күбрәк ял итеп уздырам. Эштән кайткач әллә ни зур эшләр башкарырга теләк юк.

Гүзәл Шәфыйкова: - Кичләрен гаилә белән бергәләп ял итәргә яратабыз: бассейнга йөрибез, урамга саф һава суларга чыгып керәбез.

Рөстәм Мортазин: - Авыл җирендә яшәгәч, кичен ял авылча инде: эштән кайткач, вакыт маллар карап үтә.

Алинә Гарипова: - Дәресләрдән өй эшләрен ясап бетергәч, берәр кызыклы китап укырга яратам. Кайвакыт дуслар белән урамга чыгып керәбез.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев