Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән Сабан туенда авыл батырлары көрәшсен

Быел Чирмешәндә Сабан туе – 8, ә авылларда 9 июньгә билгеләнгән. 7 июньдә район үзәге янындагы стадионда кичке Сабантуй да оештырачаклар. Милли бәйрәмгә әзерлек башланды. Оештыручыларга халык фикере, тәкъдимнәре дә ярап куяр. Бүгенге сорашуыбыз шул хакта.

Мәрьям Дәүләтшина (Чирмешән авылы): - Сабан туен һәр елны көтеп алабыз. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, соңгы вакытта бу бәйрәмне искиткеч матур оештыралар. Мин аеруча ачылу тантанасын карарга яратам, ул бик матур була, үзешчән артистларыбызның, тамашада катнашучы балаларның осталыгына сокланырлык. Сабан туена танылган артистларны чакыру да әйбәт, ләкин үзебезнең артистларыбызны да катнаштырсыннар иде. Яктан килгән “йолдызларга” акча түлиләр бит, бәлки үзебезнекеләр өчен дә кызыксындыру мөмкинлеген табарга буладыр. Мин көрәшне дә ахырына кадәр карарга тырышам. Шуңа да игътибар иттем, кайбер чакта, оста көрәшчегә каршы елына бер тапкыр келәмгә басучыны чыгаралар. Моның нәтиҗәсе нинди булганы билгеле.

Рушания Мостафина (Кармыш авылы): - Чирмешән Сабан туена да, авыл бәйрәменә дә бармый калган юк. Район Сабан туе уза торган урын бигрәк матур бит. Элек без монда “кызыл су” эчәргә һәм тозлы кыяр ашарга килә идек. Соңгы елларда оныгыбыз - Булат Шәйхулов та көрәштә катнашып, призлы урыннар, бүләкләр ала башлагач, безнең өчен Сабантуйга баруы үзе бер стимул булып тора. Хәзер монда барлык уңайлыклар да бар, рәхәтләнеп ышыкта утырып, тамаша карый аласың. Шунысы гына бераз борчый, халык я мәйданга чыгып баса, я бертуктаусыз анда-монда йөри. Шунысы кызык, ул гел бер кешеләр бит. Халыкка Сабантуйны карарга ник комачаулап йөриләр икән алар, мин шуңа аптырыйм. Авыл Сабан туе хакында да бер-ике сүз әйтмәкче булам. Аны ел да оештыралар, читтә яшәүче авылдашлар дип авылдашлар да кайта. Ләкин бәйрәм “сыеграк” була, мәйданда бер-ике баланы ике-өч уен уйнаталар да, тизрәк тәмамлыйлар. Кая ашыгалар? Ярый әле авылдашыбыз Фәгыйль Гатиятов, бүләкләр алып кайтып, көрәшчеләрнең күңелен күрә.

Анна Мадикова (Яңа Элмәле авылы): - Минем өчен Сабан туе бәйрәм генә түгел, ә сынау вакыты да, чөнки ел саен ат чабышларында катнашам. Хәзер район Сабан туенда ат чабышлары оешкан төстә уза. Кызганыч, узган елны без ярышларга соңга калдык, иртә дә килдек, ләкин чабышлар билгеләнгән вакыттан иртәрәк булган. Аның вакытын алдан ук төгәл ачыклап , катнашучыларга җиткерсеннәр иде. Аннан соң бер елны атлар чабыш вакытында тамашачылар өстенә кереп китте, ярый әле бәла-каза килеп чыкмады. Мондый вакытта атларны тынычландыру да бик авыр. Биредә чабыш урынын өстәмә тотып алу кирәктер.

Ренат (Чирмешән): - Район Сабан туе уза торган мәйданыбыз бик җайлы итеп эшләнгән, тамашачыларга яңгыр да, кояш та комачауламый. Ләкин гел утырып та торасы килми, йөреп тә киләбез. Әмма бераз читкә китсәң, мәйданда ни булганы турында ишетми каласың. Монда берничә урынга тавыш көчәйткечләр куеп булмыймы икән?!

Рәис Фәләхетдинов (Иске Үтәмеш авылы): - Сабантуйны елдан-ел яхшырак оештыралар. Элек район үзәгендә ат чабышларын күзәтеп булмый иде, хәзер аны рәхәтләнеп карарга мөмкин. Авылда да шулай ясап булмыймы икән?! Былтыргы кебек, быел да район Сабан туен шимбә көнне үткәрә башладылар. Бу бик дөрес түгелдер, чөнки элек-электән район Сабан туенда авылларда батыр калган көрәшчеләр көч сынаша иде. Ә хәзер ничек була инде?!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев