Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районындагы һәйкәлләр яңартуга мохтаҗ

Чирмешән районының һәр авылында диярлек сугышта һәлак булган якташларына багышланган истәлекле урын бар. Авыл җирлекләре территорияләрендә: 20 һәйкәл, 6 обелиск, 4 стела, 5 мемориаль такта һәм Геройлар Аллеясында 10 бюст – барысы шундый 45 объект исәпләнә.

Соңгы елларда кайбер авылларда, әйтик, Казанкада, Утыз Имәндә, Яшәүчедә, Иске Үтәмештә, Әмирдә яңа һәйкәлләр төзелде, яңартылды. Берничә авылда, мәсәлән, Ульяновкада, Лашманда, Кармышта һәйкәлләргә капиталь ремонт үткәрелгән.

Ел саен, Җиңү көне алдыннан, һәйкәләрне һәм алар урнашкан территорияләрне тәртипкә китерәләр, вак-төяк ремонт үткәрәләр. Ләкин узган гасырның 60 нчы елларында төзелгән – куелган һәйкәлләрнең күбесенә капиталь төзекләндерүсорала.

Авылларда һәйкәлләр нинди хәлдә? Бу хакта кайбер авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләреннән  сораштык.

Рәдиф Халиков, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы: - Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә урнашкан һәйкәлләргә агымдагы ремонт башладык, ике авылда да алар начар хәлдә дип була, киләчәктә һәйкәлләргә капиталь ремонт үткәрергә планлаштырабыз. Бигрәк тә исемлекләрне яңарту кирәк, чөнки бүгенгесендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исем-фамилияләре генә язылган. Яңа исемлеккә сугыштан соң  вафат булучыларны да кертергә, исемнәрен мәңгелештерергә ниятлибез.

Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл искерде. Ел саен ремонт үткәрәбез, анысы, ләкин ул гына җитми, капиталь төзекләндерү сорала. Быел, нефтьчеләр ярдәме белән, өлешчә ремонт үткәрергә ниятләдек, территориядәге брусчатканы алмаштырыгателибез. Биредә яктырткычларны да, исемлекне дә яңартасы иде.

Марина Темникова, Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Ике авылда да һәйкәлләр урнашкан территорияләрне чүп-чардан арындырдык, тәртипкә китердек. Шушы көннәрдә кирәк урыннарын буяп-агартып куярга телибез, моның өчен буяуларыбыз әзер. Әлеге һәйкәлләр узган гасырда төзелгән, гел карап торгач, торышлары начар түгел. Шулай да аларны яңартырга, заманча ясарга хыялланабыз.

Илдар Фәтхетдинов, Кармыш авыл җирлеге башлыгы: - Мәдәният йорты янындагы һәйкәл-обелискны дүрт ел элек, авыл мәдәният йорты бинасын ремонтлаганда, төзүчеләр яңартып калдырдылар. Быел исә биредә территорияне җыештырып, агымдагы ремонт үткәрергә план бар.

Светлана Ганиева, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: -  Район үзәгендәге Җиңү паркында кирәкле ремонт эшләре башкарылды. Шушы көннәрдә төзүчеләр 1953 нче елда янгында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңартуга керешәчәкләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша, бәйрәмгә нибары бер ай чамасы вакыт калды. Әлегә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 9 Майда һәм моңа чаклы чараларны күчерү мәсьәләсе каралмый. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев