Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районы Сабантуйга әзерләнә

Чирмешән районы авыл җирлекләре әлеге бәйрәмгә хәстәрләнү мәшәкатьләрендә, артистларыбыз җыр-биюләрен шомарта, спортчылар, кем әйтмешли, мускул ныгыта, кибетчеләр үтемле товар барлый. Кыскасы, бәйрәмнең эчендә кайнаучыларга эш җитәрлек. Ә халыкта Сабан туйлары үткәрү буенча нинди тәкъдимнәр бар? Без бу уңайдан кайбер райондашларыбызның фикерләрен белешеп алдык. Рафаэль Хөснуллин (Югары Кәминкә): - Мин яшь...

Чирмешән районы авыл җирлекләре әлеге бәйрәмгә хәстәрләнү мәшәкатьләрендә, артистларыбыз җыр-биюләрен шомарта, спортчылар, кем әйтмешли, мускул ныгыта, кибетчеләр үтемле товар барлый. Кыскасы, бәйрәмнең эчендә кайнаучыларга эш җитәрлек. Ә халыкта Сабан туйлары үткәрү буенча нинди тәкъдимнәр бар? Без бу уңайдан кайбер райондашларыбызның фикерләрен белешеп алдык.

Рафаэль Хөснуллин (Югары Кәминкә): - Мин яшь чакта көрәшеп йөргәнлектән, көрәш турында әйтәсем килә. Элек Сабан туйларында гел күтәреп көрәшү иде - янбаш кына салу юк. Хәтердә, Түбән Кәминкәдән Тәлгать, Фәтыйх абыйлар маһир мастерлар иде. Мәйданга чыктың икән, алар кебек күтәреп алып, шалт иттереп көрәшергә кирәк, бернинди шик, бәхәскә урын калмаслык итеп. Халык та шундый көрәш ярата. Ә көндәшеңне мәйдан буе "сөйрәп йөрү" - эш түгел. Аннан хөкемдарлар гадел булсын - монысы төп шарт.
Авылларда үтә торган Сабан туйларында яктан килгән, кайдадыр шөгыльләнгән спортчыларны аерым көрәштерү ягында мин. Кунакларны кертмәскә дип әйтүем түгел, алар да кайтсын, көрәшсеннәр. Алар бәйрәмне бизи, күтәрешә. Тик ел буена бер тапкыр сөлге тоткан авыл егетләре спортчылар белән алыша алмый. Төп бүләк - тәкә дә шунда, авылның баш батырына калырга тиеш дип саныйм. Башкалар ничектер, минем фикер шундый.
Елизавета Гришанина (Чирмешән): - Район үзәгендә үтә торган Сабан туена һәр елны яратып барам. Бәйрәмнең башлану өлеше бик матур бит хәзер. Нинди генә костюм юк, кызыклы программа, күңелгә ошый торган биюләр. Ә менә бүләкләүләр өлеше бераз озаккарак сузыла сыман. Тәкъдимнәр дисез, ялгышмасам, узган ел кәмит (карусель) күрмәдем. Башка елларда кадилылар аны алып килеп, әйләндереп, гармунда уйнап, рәхмәт, күпме баланы сөендерәләр иде. Авырсынмасалар, быел да килсеннәр иде алар үзләренең кәмитләре белән.
Элек Чирмешән Сабан туенда балалар өчен уеннар аз иде. Хәзер алар бик күп, тик аларның балалар чыгарга курыкмаслык, оялмаслык гадиләрен күбрәк оештырсыннар иде. Халык, бигрәк тә ир-атлар, ат чабышларын яратып карый. Шундый мәйдан ясаулары сөендерә. Концерт программасы, әйткәнемчә, бик эчтәлекле: ял итеп карый торган. Яхшырак ишетелсен өчен, Сабан туе мәйданына репродукторларны гына бәлки күбрәк куяргадыр. Оештыручыларга рәхмәт, барысы да матур була. Бәйрәмдә күпме танышларны, хезмәттәшләрне күрәбез.
Сәҗәрә Мөхәммәтшина (Әмир): - Мин үзем бигрәк тә район Сабан туен башыннан ахырына кадәр утырып карарга яратам. Барысы да яхшы. Тик бернәрсәгә генә эчем поша. Тамаша, уеннар вакытында халык анда-монда йөреп комачаулый. Аларны полиция генә җиңдереп бетерә алмыйдыр. Халык үзе тәрбияле булырга тиеш. Тәрбия дигәннән, шунысы шатландыра, хәзер бу бәйрәмдә исерекләр аз. Әмир ягыннан Сабан туйга керү юлының таулырак урынына бераз таш салып булмыймы икән?
Лашман Сабан туе бик матур уза. Үзебез дә катнашабыз. Кайбер вакытта микрофоннан сөйләгәннәр ишетелеп бетми, мәйданга зуррак көчәйткечләр куйсыннар иде. Бәйрәмгә Әмир ягыннан керә торган юлның таулырак өлешенә бераз таш салып булмый микән? Безнең Әмирдә дә авылдашларыбыз Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар берничә ел Сабан туе үткәрделәр. Зур-зур артистлар чакырып. Халык бик рәхмәтле аларга. Быел үткәрерләрме икән, белмибез.
Аннан Сабан туйларын иртәрәк уздыра башладылар. Ничектер бу бәйрәм үткәч, җәй беткән сыман була.
Камил Мәслахов (Лашман): - Сабан туе үзенчәлекле, алыштыргысыз, көтеп алынган милли бәйрәм. Язгы кыр эшләреннән соң, җәйге эшләргә кадәр халыкны ял иттерә торган матур җыен бу. Электән үк мондагы уеннарда халкыбызның көче, җитезлеге дә сыналган. Шәхсән миңа бездәге Сабан туйларының эчтәлеге бик ошый. Хәзер яшьләр ни генә уйлап тапмый бит. Бәйрәмне матур, кызык итеп оештыралар.
Район үзәгендәге Сабан туйларында хәзер ат чабышларын карарга мөмкин. Элек атларны мәйданга кергәч кенә күрә идек. Мәйданга киң, асфальт, такыр юллардан керәбез. Уеннарны ышык трибунада, ипле урындыкларга утырып карыйбыз. Тагын нәрсә кирәк инде. Рәхмәт, миңа барысы да ошый. Оештыручыларга уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сабантуй