Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән район халкы хәерле яңгырлар көтә

Атналар, хәтта айлар буена сузылган эсселек, әйтерсең, җир өстенең бар дымын суыра. 35-40 градуска җиткән кызулар басу-кырларны, бакчаларны тәмам көйдерде. Үсемлекләр саргая, хайваннар тилмерә, кешеләргә дә җиңел түгел. Бу көннәрдә барыбызның да күзләр күккә төбәлгән: зарыгып яңгыр көтәбез.

Гакыйлә Нуртдинова (Чирмешән): -Нишлисең, түзәбез инде. Тәрәзәләр томалаган, өйгә җылы, кояш кертмибез. Өебезнең бер ягы бурадан булгач, анысында эссе түгел, рәхәт. Хуҗалыктагы бар эшләрне бик иртән я кич белән башкарабыз. Әлсерәгән кыярларга көндез дә су сипкәлим. Кирәкмәсә, урамда йөрмәскә тырышабыз. Тышта, урамда  эшләгән кешеләргә аеруча авыр инде.

Артык эсселектән һәм яңгыр булмагач җәйнең яме юк. Яшелчәләргә су сипкән булабыз, тик яңгыр түгел инде ул.

Анатолий Кузьмин (Девичья Поляна): -Эссене ничек кичерәбезме? Нормально. 1200 литр су сыйдырышлы бассейныбыз бар, анда суынгалап алабыз.

Белмим, миңа кызу әлләни комачауламый. Әле бу көннәрдә авылдагы бер чишмәне төзекләндерәбез, көндез шунда эшләп кайттым. Су янында булгач, түзәрлек. Эсселәнеп китсәң, салкын су белән юынып аласың.

Язын өч литрлы банкаларга каен суы җыйган идем, баздан көн саен шул суны алып чыгып эчәбез. Яңгыр көтәбез инде, яздан бирле таммады да бит.

Башка елларны июнь ахырында тиз өлгерә торган бәрәңгене казып алып ашый идек – быел юк, үсә алмый.

Рәзилә Фәссахова (Туймәт): -Булдыра алганча, кояш астында йөрмәскә тырышабыз. Мин шәхсән суны күп эчәм - соктыр, компоттыр түгел, нәкъ менә кайнатып суытылган су.

Кызуда авыр инде, печән хәстәрләгәндә ир-атлар бик иртән яки кич кенә эшләделәр.

Сыерларга көтүлектә дә үлән бетеп, саргаеп бара, сөтләре “төште”, кимеде. Яшел азыкны чабып кайтып ашатабыз.

Бакчадагы кыяр, помидорларга суны сипкәләп торабыз, артыгын сибә алмыйсың: халыкка җитмәскә мөмкин. Авылда су кудыру насослары бар көченә эшләп тора.

Яңгыр кирәк, яңгыр көтәбез. Яуса, хәерлесе белән генә килсен. Кызулардан соң табигатьнең дә әллә ниләр эшләп ташлый торган гадәте бар.

Антонина Трифонова (Түбән Кармалка): -Кызуда өебезнең тәрәзәләре, ишекләре ачкан – үтәли җил ясыйбыз, югыйсә чыдый торган түгел.

Мин күбрәк өйдә утырам, ирем өй тирәсендәге эшләрне иртәнге дүрттән үк торып, җиләс вакытта яки кичтән эшләп куя.

Су, квас эчәбез. Окрошка ясаштыргалыйбыз, салат, помидор, кыяр белән тукланабыз.

Бездә дә яңгыр яздан бирле юк, булса да 5 минут  явып киткәләде дә – шуның белән бетте. Болытлар килә дә, Шешминка ягына китә, анда берничә тапкыр яуды инде. Бакчадагы үсемлекләргә су сиптең ни, сипмәдең ни – әллә нәрсә аерма юк. Яңгыр кирәк. Бәрәңге сабакларын корт басты, бүген ирем аларга агу сибеп керде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев