Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр район үзәк больницасында буфет ачуны сорыйлар

Элек район үзәк больницасында көндәлек кирәк-ярак һәм камыр ризыклары сатыла торган буфет бар иде. Бу районның торак пунктларыннан килүчеләр өчен бик уңай булды. Буфет янә ачылырмы һәм моңа ни комачаулый?

(Редакциягә килгән хаттан).

Әлеге уңайдан район үзәк больницасы юристы Эльмира Сабирова түбәндәгечә аңлатма бирде:

- Буфетны ачуга бернинди проблема тыю юк, больница администрациясе пациентлар һәм медицина персоналы өчен шартларны яхшырту яклы. Әмма үзәк больница элек муниципаль сәламәтлек саклау учреждениесе булып, барлык сораулар да район, муниципаль дәрәҗәдә хәл ителде, ә хәзер больница дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе (ГАУЗ). Шуның өчен әлеге проблеманы хәл итү өчен, техник документлар, язулар әзерләп, аларның министерство һәм ведомстволар белән килештерү мөһим. Бу юнәлештә эш алып барыла, киләчәктә буфет ачылыр.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев