Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

"Безнең Чирмешән" газетасы атнага бер, 8 битле булып чыгуны хуплыйсызмы?

Район газетасы, киләсе елдан башлап, атнага бер тапкыр гына чыга башларга мөмкин.

Газетаны нәшер итүче – оештыручы – “Тамедиа”  җәмгыяте республиканың  башка шәһәр һәм район басмаларын  да атнага  бер тапкыр гына чыгару  яклы. Байтак районнарда шулай эшлиләр дә. Болай иткәндә, бердән,  почта ташу чыгымнары  кими, икенчедән,  газетаны атнага  бер генә тапкыр таратырга  туры киләчәк.  Сер түгел, еш кына  матбугат  басмалары  вакытында  таратылмый, соңга кала. Бу хакта еш зарланалар. Ә Сез, хөрмәтле газета укучылар,  бу яңалыкка, бу үзгәрешкә ничек карыйсыз?

Таһир Шарапов (Чирмешән): - Миңа, хәзерге кебек, атнага ике тапкыр килсә яхшы, чөнки, бер генә чыкса, хәбәрләр соңара. Атна буе көтәргә озаграк. Без “Безнең гәҗит” ише газеталарны “толстушка” рәвешендә алабыз да бит, тик алар күбрәк әдәбиерәк эчтәлектәрәк дииме, соңрак та укып була. Ә “Безнең Чирмешән”, нигездә, хәбәрләргә йөз тоткан басма. Газета атнага бер тапкыр гына килсә, хәбәрләрне халык сөйләп бетергәч кенә укый алабыз дигән сүз.

Наталья Семкичева (Мордва Афонькәсе): -Газета дүрт битле генә булса, бердән, укырга ансатрак,  икенчедән, хәбәр тизрәк килә. Атна буе яңалык килмәве – озак: бөтенесендә  дә интернет юк бит. Аннан котлаулар, белдерүләр соңга кала. Без бит бар хәбәрне район газетасыннан укып белеп торабыз, бүгенгеләр дә, элек язылганнар да кызыклы.

Рәсыйх Шәфыйков (Кара Чишмә): -Газета атнага бер генә тапкыр килсә, мәгълүмат соңга кала. Аннан кемдер котлау бирә, кеше аны көнендәрәк укыса кызык. Котлауны бер атна алдан, яисә бер атна соңрак бирү эш түгел, билгеле. Атнасына бер тапкыр гына чыгу сезнең дә кесәгә сугадыр ул, котлауларыгыз, белдерүләрегез кими. Сезнең дә чыгымнар шактый, сез шул керемнәр хисабына яшисез дип беләм. Кемгә ничектер, мин атнасына ике тапкыр килүче дүрт битле газета яклы.

Анна Петрова (Иске Сережкино): -Атнага бер генә чыкса, хәбәрләр соңга кала. Ярминкәләр хакында да шуннан белеп торабыз бит. Кайбер авылларда почтаны вакытында таратмыйлар дип зарланучылар бар. Әгәр газета атнага бер тапкыр гына чыгып, аны әле тагын бер атнага соңрак та таратсалар нәрсә була?! Ә болай газетаны укып торабыз, безнең авыл турында да хәбәрләр шактый басыла. Авылдашыбыз Илюхин сезгә еш яза.

Миңлегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә): -Атна буе газета укымыйча торабызмы?! Юк, алай дөрес түгелдер ул. Без болай да иртән торуга почта килергә тиеш дип көтеп торабыз. Район газетасы атнага бер генә булса, атна узган, хәбәр соңга калган дигән сүз бит инде. Без туучылар, үлүчеләр хакында да “Безнең Чирмешән”нән укып-белеп торабыз. Район зур түгел, халык бер-берсен яхшы белә. Мин газета атнага ике тапкыр килсен дим.

Рәмзия Долгополова (район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары): -Бу уңайдан минем карашым ике төрле. Беренчедән, җитәкче буларак мин хат ташучыларның соңгы вакытта түбән эш хаклары белән бәйле проблемаларын яхшы беләм. Шуның өчен аларга газетаны атнага бер тапкыр гына таратып чыгу, билгеле, отышлырак. Икенчедән, әлеге газетада эшләп чыккан кеше һәм һөнәрем буенча журналист буларак, “Безнең Чирмешән”нең атнага бер тапкыр гына чыгуын бик хупламыйм. Чөнки хәбәрләрдәге оперативлык югала, атна башында булган вакыйганы атна ахырында бирү дөрес түгел.

Монда иң яхшысы - хат ташучыларның эш хакларын күтәрү җаен табу.

Бу уңайдан хат ташучыларның да фикерен  белештек.

Гөлүсә Әхмәтҗанова (Түбән Чегодай почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы): -“Безнең Чирмешән” атнасына бер тапкыр гына чыкса, безгә ансатрак,  атнасына бер тапкыр гына  таратасы. Сумкалар бераз авырайса да, без моңа күнеккән.

Ә  менә авыл кешесенә, газета укучы буларак,  газета атнасына ике тапкыр килсә яхшыдыр. Бер генә булса, яңалыклар искерә. Авыл халкы район газетасын көтеп ала, яратып укый. Әле соңгы вакытта газета яңачарак форматта килә башлады, икенче төрлерәк, “солидныйрак” диимме  шунда.

Валентина Кузьмина (Шешминка почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы): -“Районка” атнага бер тапкыр гына чыкса таратырга ансат, бер тапкыр укып чыгып та була. Дөрес, монысы да ике яклы: хәбәрләр искерә. Аннан соң газетаның бәясе нинди була бит әле, халык өчен анысы да бик мөһим.

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да бу яңалыкка  каршы, ул газетаны, хәзергечә, атнага ике тапкыр  чыгару яклы.

Сүз уңаеннан, атнага бер тапкыр чыгу “Безнең Чирмешән”нең күләмен киметми, ул 8 битлегә әвереләчәк. 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев