Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районы инвалидлары арасында спортчылар һәм артистлар шактый

Кайберәүләр инвалидларны яраткан эшләре белән шөгыльләнә алмаучылар, тулы гаилә корырга, балалар үстерергә дә сәләтсез дип саный. Әмма бу алай түгел. Безгә, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова белән, районның күп авылларында булырга туры килә. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар һәм I, II төркем инвалидлар янына кереп, аларның тормышны яратуларына, көчле рухлылыкларына таң калабыз.

Ни кызганыч, кайвакыт инвалидлыгы булган кешеләрнең хокуклары бозылуга тап буласың, аларга закон тарафыннан тиешле яклау җитенкерәми. Социаль инфраструктура объектларына кереп йөрү өчен каршылыксыз мохит булдыруда да шактый эшлисе бар әле, һәм иң мөһиме – аз хәрәкәтләнүче гражданнарның, шул исәптән инвалидларның, башкалар кебек клиентлар икәнлеген аңлау зарур.

Бүген, әйтерсең лә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен махсус ясалган диярсең, заманча һөнәрләр күп. Мисал өчен, компьютер технологияләре белән бәйлеләре. Максатчан, тырыш инвалидларга эшкә урнашу мөмкинлеге күпкә артты.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында кыенлыкларга бирешмәүче, авыруы хакында гына уйлап, үз-үзләренә бикләнеп яшәүчеләр кимеде.

Актив тормыш алып баручы, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба белүче якташларыбыз безнең районда да бихисап. Инвалидлар җәмгыятенең дүрт еллык эшчәнлеге барышында без шундыйлардан команда туплый алдык. Алексей Федотовның, Ландыш Фәсхетдинованың (аның әнисе Гөлшат Сарыйм кызы – озатып йөрүче һәм актив җанатар), абыйлы-энеле Алексей һәм Виталий Никоновларның (тренер Шамил Сөнчәләев) район, төбәк һәм ил масштабындагы спорт бәйгеләрендә җиңүләренә, быел оешкан театр төркеменең (режиссеры Мингосман Мортазин) район мәдәният йортлары сәхнәләрендәге уңышларына, төрле дәрәҗәдәге сәнгать фестивальләрендә чыгыш ясаган Айгөл һәм Әлфия Вәлиуллиналарның казанышларына сөенәбез. Рәсимә Хәйруллина һәм аларның зур гаиләсе төрле бәйрәм чаралары оештыруда һәм үткәрүдә – алыштыргысыз ярдәмчеләребез. Екатерина Ухливанова һәрвакыт үз идеяләрен тәкъдим итә. Аларның барчасына да, башкаларга шулай үрнәк булганнары өчен, рәхмәт әйтәбез. Активистларның һәм волонтерларның исемлеген әле тагын дәвам итеп булыр иде.

Тормыш сынауларын җиңүләре, мәдәният, спорт, техника һәм халык иҗатындагы уңышлары өчен безнең дистәләрчә активистыбыз район башлыгы һәм республиканың инвалидлар җәмгыяте бүләкләренә лаек булды.

Спорт һәм бәйрәм чараларын район җитәкчелегенең, республика нефть компанияләренең, шәхси эшмәкәрләрнең игелеклелеге, ТР Министрлар Кабинетының социаль проектларны тормышка ашыруга бирелүче субсидияләре булышлыгы белән үткәрәбез.

Безнең районда физик мөмкинлекләре чикле 1500дән күбрәк кеше яши. Аларга дәүләт һәм туганнарының, якыннарының ярдәме, таяныч булуы кирәк. Җылы сүзне, якты йөзне, мәрхәмәтле елмаюны берни алыштыра алмый. Шуның өчен, сәламәтлегеннән мәхрүм кешеләргә йөрәк җылыбызны кызганмыйк, аларга игътибарлы, ихтирамлы булыйк.

Ирина Митяева,

район инвалидлар җәмгыяте рәисе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев