Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районында халык санын алуга әзерлек бара

Халык санын алу кампаниясе башланырга ике атна вакыт калып бара. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

-Әлеге чорда районда 35 - сан алучы, 6 – контролер, 1 инструктор эшләячәк. Контралерларның эше 29 сентябрьдә үк башланды. Алар сан алуга кадәр исемлеккә барлык йортлар да кергәнме, шуны тикшерә, барлый, - диде район дәүләт статистикасы бүлеге белгече Гөлназ Гайсина. – Сан алучылар йортларга 18 октябрьдә чыгып китә, аңа кадәр өч көн укып, тест тапшыралар. Аларга махсус киемнәр һәм планшетлар биреләчәк. Бер сан алучы 550 кешене исәпкә ала.

Сан алучыга бернинди документ та күрсәтү кирәкми, ул барлык сорауларга да җавапларны сөйләгәннәр буенча  язачак. Һәр кешегә аерым бланк тутырыла. Анда 23 сорау. 14нчесендә “Сезнең милләтегез?” диелгән. Сез бу сорауга ничек җавап бирергә уйлыйсыз? Газета укучыларыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Олеся Маланчева (Әккәрәй): - Мин чуваш милләтеннән, һич икеләнмичә, шулай яздырам да халык санын алу вакытында. Ирем белән бер милләт кешеләре без, өч балабыз, димәк, безнең гаиләдә биш чуваш кешесе язылачак. Чуваш булуымнан тартынмыйм, балаларга да милләттән оялмаска кушам. Гаиләдә ана телендә аралашабыз, шәһәргә баргач та, чувашча сөйләшүчене ишетсәң дә күңелгә рәхәт булып китә.

Наталья Миронова (Казанка): - Мин рус кешесе, башка милләт булып язылу уйга да килми.

Гүзәлия Шәрипова (Утыз Имән): - Исемем дә, фамилиям дә чын татарныкы. Татар булуым белән горурланам. Балалар шәһәрләрдә яши, оныклар үсә, алар матур итеп ана телендә сөйләшә. Сан алу вакытында бары татар булып кына язылабыз.

Наил Галимов (Яр Чаллы): - Без – мишәр диалектында сөйләшүче татарлар. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшибез. Татарлар – эшчән, тәрбияле, динле, күндәм халык. Горурланырлык илдә, дөньяда билгеле, күренекле милләттәшләребез бик күп. Шуңа күрә мин, гаиләм дә, һич икеләнмичә, татар булып язылачакбыз.

Надежда Гомәрова (Чирмешән): - Әтием – татар, әнием – рус милләтеннән иделәр, инде мәрхүмнәр. Миңа аларның икесенең милләте дә якын. Гаиләдә русча гына аралашсак та, барлык дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә идек. Хәзер дә дини йолалар буенча якыннарымны искә алу ашлары уздырам, чиркәүдә шәм кабызам, мәчеткә сәдака бирәм. Кызганыч, татарча бераз аңласам да, сөйләшерлек белмим, шуның өчен үземне рус кешесе итеп яздырам.

Александр Майоров (Лагерка): - Мин үземнең чуваш булуым белән горурланам һәм бу сорауга мин – чуваш дип җавап бирәм. Балаларыбыз да милләтеннән тартынмый, алар да бу сорауга икеләнмичә җавап бирәчәкләр.

Наталья Семкичева (Мордва Афонькәсе): - Мордваларның мукшы этник группасы кешеләре районда бик күп түгел. Мин милләтемә тугры калам һәм мукшы булуым белән горурланам, аны саклап калу өчен ана телемдә җырлыйм, шигырь сөйлим, хәтта  миндә әбиләремнән калган 150 еллык милли киемнәр дә саклана. Туганнарым илебезнең төрле төбәкләрендә яшәсәләр дә, ана телен онытмыйлар, бергә очрашкач, мукшыча сөйләшәбез. Дөрес, нәселебез башка милләт кешеләре белән кушылып беткән. Нәселебездә 11 милләт вәкиле дус, тату яшибез. Һәркемгә үз милләте якын һәм сан алу вакытында үз халкы булып язылырга хаклы һәм бурычлы дип саныйм.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев