Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразага керәбез

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү! Мөхтәрәм динкардәшләрем! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 28 июньдә мөселманнар өчен иң кадерле булган шәһре Рамазан башлана. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ул - Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай. Безгә, мөселман халкына, иманлы ирләргә вә...

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү!
Мөхтәрәм динкардәшләрем! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 28 июньдә мөселманнар өчен иң кадерле булган шәһре Рамазан башлана.

Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ул - Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай. Безгә, мөселман халкына, иманлы ирләргә вә хатыннарга җәһәннәм кызуыннан котылу өчен ураза тоту фарыз кылынган. Моның хакында Коръәндә әйтелә: "Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Чирләп торганнарыгыз яки сәфәрдәгеләр рузаларын башка көннәрне кайтарсыннар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. ("Бәкара" ("Сыер") сүрәсе, 185 нче аять).
Рамазан аенда ураза тоту - ул ризык вә эчемлектән генә өзелү түгел, иң мөһиме ул кешенең күңелен һәм ниятләрен начар уйлардан, зарар китерүче начар сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән читләштерүче гамәл. Кем шушы Рамазан аен калебен һәм гамәлләрен төзәтеп уздыра алса, ул Аллаһы тарафыннан уразаның иң зур бүләгенә - гөнаһларыбыз кичерелүенә ирешә ала. Мөхәммәд (галәйһис-сәлам) әйткән: «Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанып, һәрбер көнен хисаплап Рамазан уразасын тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары кичерелер».
Рамазан ае озын булып тоелса да, изгелек кылучыга ул бик кыска. Шуңа да бу айда без булдыра алган кадәр күбрәк тырышлык белән гыйбадәт кылыйк, изге сүзләр һәм эшләр башкарыйк, мохтаҗларга вә ятим-мескеннәргә ярдәмебезне тагын да ныграк булдырыйк. Чөнки аларның догалары аша Раббыбыз Аллаһ авыл-районнарыбызга иминлеген бирә, шул сәбәпле без алар каршында бик тә бурычлыбыз.
Ошбу шәһре Рамазанны барыбызга булдыра алган кадәр гыйбадәттә уздырырга язсын. Төннәрне Коръән вә зекердә уздырып, көндезен якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан рузаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!
Хабир хәзрәт ХАНОВ,
Чирмешән авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ураза