Ульяновкада Раштуа бәйрәмендә авылдашларын җыр җырлап котладылар
Дин һәм тормыш

Ульяновкада Раштуа бәйрәмендә авылдашларын җыр җырлап котладылар

Ульяновка авылы чиркәве каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе укучылары, укытучылары Ирина Ермолаева җитәкчелегендә, 7 гыйнвар – Раштуа көнендә йорттан-йортка кереп, бәйрәм җырлары башкарып, авылдашларын тәбрикләделәр. Ә хуҗалар, үз чиратында, балаларны тәм-томнар белән сыйладылар.

Раштуа уңаеннан бәйрәм чаралары моның белән генә тәмамланмады, Ульяновкада. Благочинный Серафим атакай чиркәүдә балалар белән викторина уздырды. Һәр дөрес җавапка - бер конфет. Төп приз иң күп конфет җыючыга тапшырылды. Аннан соң бәйрәм концерты булды.

фото: Ирина Ермолаева


Нет комментариев