Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Туган көн үткәрәсе килә, ә дин буенча ярамый. Нишләргә? [дин вә йола]

— Ислам динендә туган көн юк. Шуңа да кайбер дин кардәшләребез үзләрен котласалар, бүләк бирсәләр, үпкәли, ачулана. Мондый очракта нишләргә?

“Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ:

— Дөрестән дә, дин юлына баскач, тормышны ак белән карага, ягъни ярый-ярамыйга бүлүчеләр бар. Кемдер гомере буе туган көнен уздырып яши дә, намаз укый башлагач, бәйрәм итүне туктата, берәрсе котласа: “Исламда туган көн юк”, — дип кырт кисә. Хәзрәтләр дә туган көн белән бер-берсен тәбрик итә һәм монда хилафлык юк. Бүләк бирү дә — күркәм гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бүләкләр бирешегез. Ул араны якынайта”, — дигән. Туган көнне үткәрергә ниятләсәк, хәләл итеп уздырыйк. Гомер дә, вакыт та — Аллаһның нигъмәте. Аларны сатып алып та, кире кайтарып та булмый. Шуны белик: туган көн безне йә җәннәткә, йә җәһәннәмгә якынайта. Шулай ук алтын урталыкны онытырга ярамый. Алайса, кайберәүләр арттырып җибәрә — бәйрәмнәрен бик зурлап уздыра һәм бу масаю, тәкәбберләнү кебек гөнаһка кертергә мөмкин. Чаманы белмичә мактап, булмаган сыйфатларны өстәп, кешене бозуыбыз бар.

Зәлия САБИРОВА

Чыганак: Ирек мәйданы

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X