Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Түбән Кармалкада якташлар ярдәменә өметләнәләр

Түбән Кармалка авылындагы чиркәү бинасында ремонт башланган.

Биредә элек тә, өмәләр оештырып, агымдагы ремонт үткәрделәр.

-Халыктан җыелган акчага чиркәү өчен кирәк-яраклар сатып алдык. Форсаттан файдаланып, изге эшкә өлеш керткән авылдашларга рәхмәтемне җиткерәм. Аеруча олы яшьтәге Мария Линеваны билгеләп үтәсе килә. Мария Константиновна, пенсия алган саен, чиркәүгә акча китерә, - диде приход советы рәисе Владимир Мануйлов. – Быел күләмле эшләр башкарырга планлаштырабыз. Игелекле якташыбыз храмның гөмбәзен яңартуда, җылылык системасын ясауда  да булышам, дип ышандырды.

Сүз уңаеннан, Түбән Кармалка авылындагы Никольское храмы 1903 – 1905 нче елларда (төгәл билгеле түгел) төзелгән. Бүген бинада салкын булуына карамастан, чиркәү эшли, монда үз көчләре белән гыйбадәт кылалар. Авылга рухани да кирәк.

Авылдашлар ремонт ясауда читтә яшәүче якташларыбызның ярдәменә дә өметләнәләр. Владимир Алексеевич әйтүенчә, акчаны  аңа, 8 937 299 93 91 номеры буенча да күчерергә мөмкин, кергән сумма тулысынча изге эшкә юнәлдереләчәк.

Владимир Мануйлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев