Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Православ чирмешәнлеләрнең ит, йомырка, сөт, терлек мае ашаудан тыелган чоры

Православие динен тотучылар өчен 3 мартта Олы ураза (пост) башланды. Шунысын искәртергә кирәк – ураза башлану көннәре ел саен үзгәреп тора. Ул Пасха бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге пост христианнар өчен иң кырысы булып тора. Пост тотучылар  үзләренең изге гамәлләрен чиркәүгә килеп, шәмнәр яндырып, гыйбадәт кылып та ныгыталар. Ул җиде атна буена барып, 19 апрельдә тәмамланачак. 20сендә – Пасха бәйрәме.

- Күпләребез уразаны ризыктан тыелу дип исәпли. Әйе, пост ул ризыктан тыелу, әмма уразаның файдасы ашаудан тыелу белән генә чикләнми, чөнки чын ураза явыз эшләрдән читләшүне аңлата. Без гайбәт, ялган сөйләү кебек зарарлы гадәтләребезне һәм гөнаһлы омтылышларыбызны ташларга, нәфесебезне, телебезне тыярга тиеш. Ә ашаудан тыелу кешене җанын тәүбә итү өчен нечкәләндерә.  Көндәлек тормышыбызда без Ходайны, аның әмереннән читкә киткән һәрбер гамәлебез өчен аның каршында җавап бирәчәгебезне онытабыз, - ди   Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов.

Элек-электән олы пост вакытында туйлар, бәйрәмнәр үткәрмәгәннәр, күңел ачудан тыелып торганнар. Уразаны тотмау авыруларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, шулай ук мосафирларга гына рөхсәт ителгән.

Пасха бәйрәменә 2-3 атна кала һәр кеше өй юа, түшәк-мендәрләрен җилләтә, келәмнәр кага, шулай ук авыл халкы, җыелышып, чиркәүне тәртипкә китерә.  Бәйрәм алдыннан соңгы пәнҗешәмбе Чиста пәнҗешәмбе дип атала икән. Бу көнне, гадәттә, православие динен тотучылар кер юалар.

- Туклануга килгәндә, уразада ит, сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору киңәш ителә. Пост көннәрендә гыйбадәтханәгә һәм гыйбадәт кылуларга ешрак йөрү, өйдә дога кылу, дини әдәбият уку бик мөһим. Башка еллардагы кебек, быел да Олы Пасха бәйрәме шимбәдән якшәмбегә каршы төндә каршылана. Бу төндә Чирмешән храмнарында да гыйбадәт кылулар узачак, православие динен тотучылар, бергә җыелып, бер-берсен котларлар, бәйрәм итәрләр, - диде Александр Филимонов. – Православие динен тотучыларны Олы пост башлану белән чын күңелдән котлыйм. Уразаны җиңеллек белән тотарга язсын. Тоткан постларыбыз кабул булсын. Олы Пасха бәйрәмен дә бергәләшеп каршыларга насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев