Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әмирдә Мәүлид бәйрәменә 80 ләп кунак килде

Әмир авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан уздырылган табынлы мәҗлескә дистәләгән авылдаш килде. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен шулай олыладылар.

Авыл мәчете имамы Люцир хәзрәт Зыятдинов Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләп, кунакларны Пәйгамбәрнең тормыш юлы белән таныштырды. ”Мәүлид”  сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә икән.

-Бу зур бәйрәмне мөселманнарыбыз  ихлас күңелдән үткәрә. Әле менә кичә генә шундый мәҗлес Якты Тау авылы мәчетендә булды, Туймәттә, Кара Чишмәдә һәм башка авылларда Пәйгамбәребез хөрмәтенә өйләрдә табыннар көйләнде, - диде мәҗлестә катнашкан район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин.

Матур итеп Коръән аятьләре укып, салаватлар әйткәннән соң кунакларны тәмле ашлар белән сыйладылар. Табынны шушы авыл кызлары, киленнәре бик бай итеп көйләгәннәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Әмир мәчетендә узган Мәүлид кичәсеннән - 31 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев