Казан шәһәрендәге “Чирмешәнлеләр” якташлык иҗтимагый оешмасы республика башкаласының Ярдәм мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды.
Анда кунаклар дин, гаилә кыйммәтләре, үзара мөнәсәбәтләр һәм Аллаһка якынаю турында үтемле вәгазьләр тыңладылар. Сый-нигъмәткә бай табында арабыздан киткән якташлар искә алынып, әрвахлар рухына Коръән укылды.
-Мондый очрашулар якташларны берләштерә, араларны якынайта, күңелләргә тынычлык өсти. Оештыручыларга һәм ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт, - диде Казан шәhәре “Чирмешәнлеләр” якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова. - Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов җибәргән күчтәнәч - бавырсак та бик тансык ризык булды.
Нет комментариев