Чирмешән районы мөхтәсибе Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде
Рамазан ае быел 28 февральдә, кояш баегач, керә. Беренче тәравих намазы шул ук кичне ястү намазыннан соң укыла. Уразаның тәүге көне – 1 март, соңгы көне 29 мартка туры килә. Соңгы тәравих намазы 28 мартта укылачак. Ураза гаете 30 мартта (1 нче шәүвәл) булачак.
Ураза тотуның кайбер тәртипләре һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов белән сөйләштек.
–Рамил хәзрәт, әңгәмәбезне уразаның әҗер-савапларыннан башлыйк әле.
–Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде”, дигән. Ураза тоткан өчен гөнаһлар гафу ителә, уразалы кардәшеңне ифтарда авыз ачтырган өчен аның уразасына тиң әҗер-саваплар бирелә. Рамазанда кылынган игелек өчен 700–1000 мәртәбә күбрәк, шулай ук Коръәннән укылган һәр хәреф өчен дә 700–1000 һәм аннан да күбрәк савап бирелә; бу айда елның иң бөек кичәсе – Кадер кичәсе була. Рамазан аенда шайтаннар көчен югалта.
–Сәхәргә ният догасы кайчан укыла?
–Рамазан аена тулысынча ураза тотарга ниятләгән кеше дә һәрбер кичне иртәгә тотасы уразасы өчен ният кылырга тиеш. Ният мөселманның күңелендә була. Ул аны сүзләр белән иртәнге сәхәрдән соң укыса, бу хәерле, саваплы эш була, дога булып китә. Әмма доганы кылмаса да, кичтән кылган нияте буенча аның уразасы дөрес була.
–Сәхәр ашамаган кешенең уразасы дөресме?
–Ураза тотарга ниятләгән кеше таң атканчыга кадәр ашамый һәм сәхәрсез ураза тота икән, аның уразасы дөрес була, ләкин савабы азрак. Чөнки бу адәм Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәтенә кергән бер гамәлне эшләмичә калдыра.
–Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре бара. Мәҗлескә чакырылып та бернинди сәбәпсез яки юк-бар сәбәпләр табып бармау гөнаһ саналамы?
–Пәйгамбәребез гәләйһи үә сәлләм: “Кем чакырган җиргә сәбәпсез бармаса, ул миңа каршы килгән була”, ди. Чакырылган җиргә бару-бармау – ул мөселманлык хакы. Сәбәпсез бармасаң, гөнаһлы буласың.
–Ураза тотмыйча, намаз укымыйча, хәмер белән кайнашкан кешене ифтар мәҗлесенә чакырырга ярыймы?
–Ифтар мәҗлесенең төп максаты – авыз ачтыру. Бу очракта әлеге кеше ифтар мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен мәҗлескә чакырырга була.
–Казага калган уразаны тотып бетермичә, быелгы уразага керергә ярыймы?
–Рамазан ае башланганчы элеккеге елның казага калган уразасын тотып бетерү тиешле. Әмма әгәр кеше казасын түләп өлгермәсә, башта Рамазанның фарыз уразасын тулысынча тотып бетерсен. Аннан соң калган уразаларның казасын үтәсен.
–Тота алмаган фарыз ураза өчен фидияне ничек түләргә?
–Сәламәтлеге җитмәү сәбәпле ураза тота алмаган кеше Рамазан ае өчен фидия түли. Ул 30 мохтаҗ кешене иртә-кич ашата яисә бер көн өчен 400 сум исәбеннән фидия түли. Бу фидия зәкят бирелергә тиешле фәкыйрьләргә, мескеннәргә түләнә һәм алар мөселман булырга тиеш.
–Көн буе йокласаң, ураза дөресме?
–Ураза дөрес, чөнки йокы уразаны бозмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: ураза безгә күп йоклау һәм ашау өчен түгел, ә рух күтәренкелеге, яңа белем алу, иманны ныгыту һәм тәкъвалыкка ирешү өчен кирәк.
–Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?
–Һәрбер мөселман Кыямәт көнендә Исламның биш нигезе буенча фарыз итеп йөкләнгән гыйбадәтләренең һәрберсе өчен аерым-аерым хисап бирәчәк. Шунлыктан намаз укымаган кеше дә Рамазан аендагы фарыз уразасын үтәп куйсын.
–Хатын-кызлар тәравих намазына мәчеткә барса ярыймы?
–Ярый. Әмма анда барганда ир-атлар белән мөмкин кадәр катнашмаска тырышырга кирәк. Киемнәр дә тыйнак, тиешенчә капланган булырга тиеш. Әгәр инде кемдер мәчеткә бара алмый икән, Пәйгамбәребез с.г.с. хәдисе буенча хатын-кызның өйдәге намазы, аеруча үз бүлмәсендә укыган намазы мәчеттә укыган намазга тиң була ала.
–Быел фитр сәдакасының күләме нинди?
–Аз керемле кешеләр өчен – 250 сум, уртача керемлеләр өчен – 800 сум, байлар өчен – 1300 сумнан. Фитр сәдакасы суммасы хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек ризыкларның уртача бәясе исәбеннән алынган. Һәрбарчабызның тоткан уразалары кабуллардан, Рамазан ае мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев