Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы башлыгы берничә мәчеттә ифтар оештырды

Район үзәгендәге Мөшбикә мәчетендә генә дә ифтар мәҗлесенә 154 кеше килде.

Монда бер кичтә авыз ачтыру – табын көйләү чыгымнарын район башлыгы Рамил Айбатов күтәрде.

Чирмешәндәге үзәк мәчеттә, Бәркәтәдә ифтар ашлары да аның исеменнән үтте.

-Бу айда мәчетләребез гөрләп тора. Ифтар үткәрү өчен буш көннәр юк, - диде Рамил Тәлгать улы. -Кылган изгелекләр үзебезгә әйләнеп кайтсын, уразаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин кайтуларын телибез. Дус, тату, динле, бер-беребезгә хөрмәтле булып яшик.

Мөшбикә мәчетендәге ифтарда ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров та катнашты.

-Рамазан ае бик тиз үтте, - диде ул. -Шөкер, җитәкчеләрнең һәм гади кешеләрнең дә ифтар мәҗлесе оештырулары, халыкның күмәкләшеп тәравих намазларына йөрүләре бик сөенечле.

Ифтарда катнашучыларга ТР Диния Нәзарәте вәкиле Рәмис Хисмәтуллин һәм район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов та сәлам ирештерделәр.

Бүгенге ифтар ашына авыллар мәчетләре имамнары, җитәкчеләр дә чакырулы иде. Гомумән, мәчеткә килгән барча халыкка урын җитте. Үтемле вәгазь, Корьән сүрәләре, мөнәҗәтләр уку, тәравих намазында катнашу  мәҗлестәгеләрнең күңеленә хуш килде. Өстәлләргә куелган тәм-том өчен, аны әзерләүчеләргә дә  зур рәхмәт.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев