Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчетендә балаларны шашлыкка дәштеләр

Район үзәгендәге “Мөшбикә” мәчетендә оештырылган җәйге лагерьда 15 кыз бала ял итте.

   Лагерь бер атна эшләгән. Кызларны бассейнга, туган як тарихы музеена, Татарстан халыклары Ассамблеясының район мәдәният йортында урнашкан вәкиллегенә экскурсиягә алып барганнар. Әлбәттә, дин дәресләре, догалар өйрәнү оештырылган.

   Балалар безнең редакциягә дә кунакка килделәр. Эшебезне күреп, барын да   игътибар белән күзәттеләр. Элеккеге елларда чыккан газеталар шулай ук кызыклы булды аларга.

-Лагерьда кызлар  халык китергән корбан итләреннән пешерелгән ризыклардан авыз итте. Ял атнасының соңгы көнендә нәни кунакларыбызны корбан итеннән  ясалган шашлык белән дә сыйладык, - диде “Мөшбикә“ мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев