Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең Амур ягында Мөшбикә мәчетеннән тәүге азан яңгырады

Изге эшләр алдыннан яңгыр ява, диләр. Чирмешәннең көньягында, халык телендәге Амур ягында яңа мәчет ачылу алдыннан да кичтән матур яңгыр явып узды, икенче көнне авыл өстендә азан яңгырады.

Ике манаралы, зәвык белән эшләнгән мәчет бинасы бу якка, гомумән, Чирмешәнгә ямь биреп тора. Барысы да җиренә җиткереп эшләнгән биредә. Беләбез, бу йортны, казыгыннан башлап диик, төзетүнең чыгымнарын тулысынча үз өсләренә алган игелекле якташларыбыз, Себердә эшләүче эшкуарлар, Әмир егетләре - бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъзам уллары Әгъләмовларның зәвык хисе бар: алай-болай гына эшләнгән эш – аларча түгел. Халык өчен акчаларын кызганмый алар. Әнә мәчеткә эленгән миллион сумлык люстра үзе генә дә ни тора?! Никахлашу залы, уку класслары, хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залы, тәһарәтханә – барысы да шәп. Мәчет исә аларның әниләре Мөшбикә исемен йөртәчәк.

-Бу якта яшәүче халыкка төньяктагы мәчеткә йөрергә ерак, бигрәк тә олы кешеләргә, 5 километрлап ара узарга иде. Хәзер бик якын булды инде. Шундый игелекле уллар үстергән Мөшбикә әбигә рәхмәт, урыны оҗмахта булсын, - диде мәчетне ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Яңа мәчетнең имамы итеп Рафаэль Сафин билгеләнде. Ул 1990 елда Уфада туган. Казанда Россия Ислам университетын тәмамлаган дин белгече. Себер якларында имам булып торган, Можга шәһәрендә эшләгән. Аннан Әгъләмовлар “кодалаганнан” соң ул - Чирмешәндә. Иганәчеләр мәчет каршында гына имамга өй дә сатып алып биргәннәр.

-Рафаэль хәзрәтне без өч кандидат арасыннан сайлап алдык. Беренчедән, ул – яшь, икенчедән - өч баласы үсә, тиздән әле дүртәү булачаклар: районга алты кеше кайта дигән сүз һәм иң мөһиме – аның ихласлыгы, - ди Миндар Әгъзам улы.

Мәчет ачу тантанасында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тирә-як районнардан һәм районыбыз авылларыннан имамнар катнашты.

-40-50 ел элек республикада 1500ләп мәчет булачак дисәләр кем ышаныр иде. Бу тәүбәгә һәм иманга килергә вакыт дигән сүз. Дини кануннар буенча яшәргә безгә беркем комачауламый, - диде Баш казый. – Мин монда шатланып килдем. Төрле мәчетләр күргәнем бар, алтын айлысын, бер айда төзелгәнен, зурысын, кечкенәсен дигәндәй, әмма минем сездәге мәчетне төзетүчеләрне күрәсем килгән иде. Күркәм, булдыклы егетләр икән. Фазыйл белән Миндар кебекләр булганда динебезнең, милләтебезнең киләчәге өметле. Мәчет ачылды, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел, аны карап, тәэмин итеп торасы да бар. Сарыф ителгән миллионнар халыкка эшләргә тиеш.

Мөшбикә мәчете өч ел эчендә төзелде. Осталарны читтән чакырмаганнар, эшне үзебезнең төзүчеләр башкарган.

-Мәчет салу идеясе болай булды. Фазыйл туганым, хатыннарыбыз белән узган ел эшләренә йомгак ясаганда акчаларыбызның янга калганын күрдек. Сөйләштек тә, мәчет төзетергә булдык. Авылда яшәүче абыебыз Әмин, Чирмешән мәчетенең ул вакыттагы имамы Хәбир хәзрәт Ханов та моңа этәргеч бирде. Аллаһ Тәгаләбезгә шул изге эшне күңелебезгә салганы өчен рәхмәт, - ди Миндар Әгъләмов.

Мөшбикә мәчете район үзәгендә - икенче мәчет һәм Амур ягында - икенче дин йорты. Әгъләмовлар кебек, берничә ел элек тагын бер игелекле якташыбыз - эшкуар Сергей Игнатьев моңа кадәр православие чиркәве төзеткән иде. Районыбыз благочинные Серафим атакай да мәчет ачу җыенына килеп, православ якташларыбыз исеменнән халыкны матур итеп бәйрәм белән тәбрикләде. Киләчәктә дә бер-беребезнең гореф-гадәтләрен әнә шулай хөрмәт итеп яшәргә язсын.

-Санап, чамалап караган идек, безнең якта мәчеткә йөрерлек , алтмыштан олырак кырык тирәсе ир-атларыбыз бар, дини яшьләребез дә байтак җыела бит әле, - ди монда гомер итүче Гомәр абый Шарапов. – Бик зур рәхмәт бертуган Әгъләмовларга. Азатка да рәхмәт, дип языгыз әле. Бу Лашман егете – мәчетне төзетүче прорабы. Ваклыгы, түземлеге җитте, теләсә нинди техникага үзе дә утырып эшли ала. Төзелешне башыннан ахырына кадәр менә дигән иттереп башкарып чыкты.

Азат Әюп улы Ихсановка, Миндар һәм Фазыйл Әгъзам уллары Әгъләмовларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүләкләре, республика мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дөрес, Фазыйл Әгъзам улы бәйрәмдә үзе юк иде, эш кешесе бит.

Йөзләгән чирмешәнле килгән мәчет ачу чарасында Беренче каналдагы “Голос” тапшыруында җиңү яулаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова мөнәҗәтләр әйтте. Халыкны ТР Президенты аппараты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре һәм республика мөселманнар Диния нәзарәтенең “Ак сакаллар” шурасы рәисе Айрат Әюпов та тәбрикләделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Мөшбикә мәчете ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев