Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә хаҗ сәфәре хакында сөйләштеләр

Хаҗга бару – мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен фарыз гамәл. Моңа теләк кенә кирәк, ниятең тугач, билгеле, аны үтәү тиеш. Соңгы биш елда 55 якташыбыз изге җирләрдә булып кайткан да. Хәзер хаҗ сәфәре элеккеге кебек мәшәкатьле түгел.

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә хаҗилар һәм хаҗияләр белән очрашуда әйтелгәнчә, хаҗда булган кеше аннан үзгәреп кайта, әле тагын бару теләге туа. Билгеле, ерак юлга чыгар алдыннан хаҗ кылуның тәртибен өйрәнү тиеш, дини гыйлем дә кирәк.

-Бүген, нигездә, кемнәр хаҗ кыла? Олылар һәм яшьләр. Ә урта буын мал җыя, дөнья куа, - диде район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Теләүчеләр безгә дә мөрәҗәгать итә ала. Сәфәргә ниятләгән очракта эшне документлар әзерләүдән башлыйсы. Соңрак прививка да ясатасы була. Калган ягында Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә ул.

 

-Күпме яшисен белмибез, шуңа күрә яхшы гамәлләр кылырга, иман китерергә ашыгырга тиешбез. Намаз укыйк, - ди бүген мәҗлескә килгән якташыбыз Надир хаҗи Миншин. -Төп максатыбыз – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, ә байлык артыннан, дәрәҗә өчен тырышу түгел.

Надир Кармышта туган, дини белем дә алган, бүген Әлмәттә үзе дин гыйлеме укыта.

Әмирдән Люцир-Ибраһим Зыятдинов хаҗда инде алты тапкыр булган. Ул һәм Кызыл Ярдан Зәйнулла Зәбиров, Чумачкадан Мәүлет Нуруллин, Чирмешәннән Әмир Могыйзов, күршеләр – Әлмәт районының Түбән Абдул һәм Елховай авыллары имамнары, шулай ук башкалар да үзләренең ләззәтле хаҗ сәфәре турында сөйләделәр. Әлеге хаҗиларның кайберләре анда әле тагын барып кайтырга хыялланалар.

Бүгенге мәҗлестә-очрашуда катнашучылар бергәләп өйлә намазы укыдылар, мәчетнең бер залында ук тәмле ашлар белән сыйландылар. Әзерләүчеләргә, хәстәрендә торганнарга Аллаһының рәхмәте яусын.

Мөшбикә мәчетендә алдагы көннәрдә халык күбрәк булачак, монда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дини укулар башлана. Балаларны якшәмбе көннәрдә укытмакчылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә - хаҗга багышланган очрашу-мәҗлес (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев