Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге балалар бакчаларына дин әһелләре килде

Район үзәгендәге балалар бакчаларына йөрүче малайлар һәм кызларның әти-әниләре дин әһелләре белән очрашты. Ислам һәм православие дине вәкилләре катнашында алар әхлак, әдәп хакында фикер алышкан. Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов һәм Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов район үзәгендәге дүрт балалар бакчасында да шундый җыеннарда чыгыш ясаган. Мулла да, поп та...

Район үзәгендәге балалар бакчаларына йөрүче малайлар һәм кызларның әти-әниләре дин әһелләре белән очрашты. Ислам һәм православие дине вәкилләре катнашында алар әхлак, әдәп хакында фикер алышкан.


Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов һәм Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов район үзәгендәге дүрт балалар бакчасында да шундый җыеннарда чыгыш ясаган. Мулла да, поп та әти-әниләр белән бүген җәмгыятьтәге рәхимсезлек, каты күңеллелек, тәрбиясезлек кебек күренешләр хакында ачыктан-ачык сөйләшкәннәр.

-Миңа иң ошаганы - алар "мондый булыгыз, тегенди булыгыз", - дип үгет-нәсыйхәт укып үзәккә үтмәде. Яхшылык, шәфкатьлелеккә кагылышлы кызыклы, тәрбияви вакыйгаларны тормыштан мисалга китереп, калганын үзеңә уйларга, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирделәр. Без балаларга үзебез яхшы үрнәк булырга тиешбез. Шәхсән миңа бу очрашу бик ошады, - ди "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче Айбулатның әнисе Гүзәл Шәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә Чирмешђн әтиәни