Әңгәмә тег белән яңалыклар
-
Язмышына рәхмәтле актриса
Яшәвенең гаме дә, яме дә - театр (әңгәмә) Аның биеклеге - сәнгать күге. Табынганы - сәхнә. Яшәвенең гаме дә, яме дә - театр. Хәтта фани тормышының ахыргы ноктасын да сәхнәдә куярга тели ул. «Бөтен язмышы театр белән бәйле кешегә шуннан да зуррак бәхет була аламы?» - дигән сорау да куя....
-
Раяз Фасыйхов Радик Юльякшиннан ник көнләшә? [әңгәмә]
Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым...
-
«Халык мине онытмаган… мин үз урыныма кайттым» — Рамил Төхфәтуллин (ӘҢГӘМӘ)
Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин - татар тамашачысының иң яраткан артистларының берсе. Күптән түгел генә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә кайтуы билгеле булгач та, халык аны «күтәреп алды». Яңа сезонда артистны нинди спектакльләрдә күреп булачак, бүген аны ниләр сөендерә һәм борчый?...
-
Яраткан Зәйнәбебез бар! (ӘҢГӘМӘ)
Гомеренең иң түгәрәк, матур бәйрәмен, туган көнендә Азнакайга кайтып, якташлары белән бергәләп үткәрүе аның һаман да шулай Сарлы кызы, Ык буеның моңлы сандугачы, үзебезнең яраткан Зәйнәбебез булып калуы турында сөйли. Үсмер чагы, яшьлеге үткән авылының бәбкә үләнле чирәменә аяк басарга, авылдашлары белән күрешергә ашкынса да, Азнакай шәһәрендә тукталып, район башлыгы...
-
Чирмешәндәге балалар бакчаларына дин әһелләре килде
Район үзәгендәге балалар бакчаларына йөрүче малайлар һәм кызларның әти-әниләре дин әһелләре белән очрашты. Ислам һәм православие дине вәкилләре катнашында алар әхлак, әдәп хакында фикер алышкан. Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов һәм Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов район үзәгендәге дүрт балалар бакчасында да шундый җыеннарда чыгыш ясаган. Мулла да, поп та...