Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә ураза тотучыларга пылауга кадәр пешереп китерәләр

Район үзәгендә 130лап кешенең өйләренә көнаралаш пирог, салатлар, хәтта пылау пешереп китереп бирәләр. Район мөхтәсибәте һәм үзәк мәчет ураза тотучы якташларыбызга ифтарга әнә шундый сый оештырган.

Пылауны мәчет йортындагы җәйге  кухняда  пешерәләр икән. Аны таҗик милләтеннән булган кардәшебез әзерли. Ә хатын-кызлар  салатлар ясап, пироглар пешереп, ризыкларны  ланч-боксларга тутыралар. Аларны волонтерлар ике көнгә бер тарата.

-Район үзәге урамнарын үзара бүлештек, һәрберебезгә ураза тотучы тугыз-ун якташыбыз туры килә, ризыкны аларга ифтарга кадәр таратып чыгабыз, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Ашларны халык китергән, халык биргән акчага алынган азык-төлектән әзерлибез.  Рәхмәт игелекле, юмарт якташларыбызга, ифтар ашына дип, Казаннан да акча җибәрүчеләр булды.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X