Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә “Традицион ислам айлыгы” дәвам итә

“Традицион ислам айлыгы” кысаларында районда беренче чара  Якты Тау авылында узды.

Авыл мәдәният йортындагы чарага кырыклап кеше килде. Авыл халкына  тәрбия темасына вәгазь  сөйләделәр, исламга багышланган  кинофильм күрсәттеләр һәм аның буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында  яктытаулылар  район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншиннарның чыгышларын тыңладылар. Чарада Чирмешән үзәк мәчетенең икенче имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт тә катнашты.

Авыл китапханәсендә “Ислам нуры” исемле китап күргәзмәсе дә оештырганнар, килгән кунаклар  аның белән дә таныштылар. 

-Инде традициягә кергән бу очрашуларны халык көтеп ала һәм аларда бик актив катнаша. Авыл мәчетләрендә узучы бу чараларга өлкән яшьтәге әби-бабайлар да, мәктәп укучылары да килә, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.- Гомумән алганда, айлык дәвамында мондый очрашулардан тыш башка чаралар да планлаштырыла. Спортка игътибар бирелә: мөселман спартакиадасы узды, яшьләр арасында волейбол буенча ярышлар була, шахмат турниры да үткәрергә ниятлибез. Кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә көн үзәгендә, бу уңайдан төрле дини уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырылачак.

Айлык дәвам итә. Мондый очрашу Иске Үтәмеш авылында да булды. Бу чара якын көннәрдә барлык татар авылларында да узачак.

Кадыйр Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев